Марат Әхмәтов Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачуда катнашты

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

25 февральдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  эш сәфәре  белән  Саба  муниципаль районына  килде.  Сәфәр кысаларында ул  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  белән берлектә  Саба аграр  көллиятенең  яңа  бинасын  ачуда  катнашты.    

Бүген  көллиятттә  437 кеше  укый.  Биредә авыл  хуҗалыгын механикалаштыру,  икътисад һәм   бухгалтерлык  исәбе, электр белән тәэмин итү, төзелеш,  авыл  хуҗалыгы  техникасын  эксплуатацияләү һәм   ремонтлау  кебек  юнәлешләр  буенча     кадрлар әзерләнә.     

Яңа  бинада   13 аудитория бар, аларда  укыту лабораторияләре һәм остаханәләре,  370 урынлык  актлар  залы  урнаштырылган.     Барлык   теоретик  әзерләү  кабинетларында   интерактив җайланмалар  куелган.  

Саба  районы эшкуарлыкны  үстерү өчен  көндәшлек  өстенлекләренә  ия.   Бу  хакта  2018 елда  муниципалитетның  социаль-икътисадый үсеше  йомгакларына багышланган Саба  район Советы  утырышында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов, Саба  районы  икътисадында  кече  һәм урта  бизнес өлеше    35%ка җитә,  дип  билгеләп  үтте.  «Бу күрсәткечне 50%ка җиткерү өчен  сездә   бөтен мөмкинлекләр бар. Сез Казаннан   да  бер  сәгатьлек  ераклыкта  гына урнашкан.  Район аша  тимер юл линиясе уза,   хәтта  ике  станция – Шәмәрдән һәм  Иштуган. Бу  өстенлекләрдән  мөмкин кадәр күбрәк  файдаланырга  кирәк,     инвесторларны  җәлеп  итәргә,   җирле  эшкуарларга  ярдәм  итәргә  кирәк», - диде  Татарстан   Президенты.   

Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда  авылларга  ярдәм  итүгә  зур игътибар  бирелүе  турында  әйтте.   Быел республикада  40тан  артык  программа гамәлгә ашырылачак, аларның  яртысыннан  артыгы  авылларны  һәм кечкенә  торак  пунктларны  үстерүгә  юнәлдерелгән.   Быел  Саба  районы   25    программада  катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International