Владимир Путин Хөкүмәткә 1 июльгә кадәр экологик авыл хуҗалыгы продукциясе брендларын булдыру планын расларга кушты

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Россия  Президенты   Владимир Путин Хөкүмәткә  1  июльгә кадәр Россия авыл  хуҗалыгы продукциясенең  экологик чиста    брендларын булдыру буенча  “юл картасын”  расларга   кушты.

«Россия  Федерациясе  Хөкүмәте,    Россиянең  якланган   экологик чиста    авыл  хуҗалыгы продукциясен, чимал һәм азык-төлекне эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында, аларның брендларын  булдыру буенча  “юл картасын”  раслауны  тәэмин итәргә тиеш,    шул  исәптән  күрсәтелгән товарларны    җитештерүгә  һәм  аларның  әйләнешенә куелган таләпләрнең  үтәлешенә  контроль  системасын булдыруны  да  күздә тотарга», – диелә  Кремль сайтында  басылып  чыккан  документта. 

Дәүләт башлыгы  йөкләмәсе  буенча, мондый  чараларны  гамәлгә ашыру  йомгаклары  турында 2019 елның  1  июленә  кадәр нотык  тапшырырга, аннары   – ярты  елга  бер  мәртәбә.  

Элегрәк Россия  Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә  үзебезнең чиста  “яшел” продукциянең якланган  брендын  булдырырга  кушкан  иде.   

Органик  игенчелек  берлеге  фаразы  буенча, Россиядә  алга  таба  органик продукция өлеше   0,1%твн   2%.ка  кадәр артырга  мөмкин.   «Моңа  булачак бердәм якланган  брендка  кулланучыларның ышанычы  арту ярдәм  итәчәк», – дип  билгеләп  үтә  Мәгълүмат агентлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International