Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы фермер мәктәбенә чакыра

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

15-17 марттан  Татарстан  Республикасының  Аграр яшьләр  берәшмәсе Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы   белән берлектә      «2014-2020 елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  программасын  гамәлгә ашыру кысаларында    Яшь эшкуар (яңа  эш башлаучы  фермер) мәктәбендә     укулар  оештыра.     

Укулар  Казанда «Идел» яшьләр үзәгендә  уза.  Анда катнашуга  авыл  җирендә яшәүче, авылда  үз бизнесын  ачрган җыенучы  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  яшьләр,  яшь фермерлар, шулай  ук  бер  елдан  азрак  эшләүче  крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары  чакырыла. 

Мәктәп  кысаларында  бизнесны  планлаштыру,  бизнес-план әзерләү  нигезләренә өйрәтелә.  

Чараның  төп максаты  -  үз бизнесын  башларга  теләүчеләрне  крестьян - фермер хуҗалыыгы  өлкәсендә эшкуарлык  эшчәнлеге  нигезләренә өйрәтү, аларда  үз эшләрен  уңышлы  башлап  җибәрү  өчен  кирәкле  белем һәм күнекмәләр  булдыру,  авыл  яшьләре  арасында  эшкуарлыкны планлаштыру күнекмәләренә  өйрәтү һәм эшкуарлыкны  популярлаштыру. 

Мәктәптә катнашу  өчен  2019 елның  5 мартына  кадәр  түбәндәге  сылтама  буенча    электрон  заявка  тутырырга  кирәк: https://myrosmol.ru/event/23170

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International