Федераль интервенция фондындагы ашлыкны бары тик эчке базарда гына сатарга хәл ителде

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Ашлык  сатып алуга  бәйле кыенлыклар  турында  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  торгларда интервенция  ашлыгын  сатып  алу  мөмкинлеге  булу  хакында  мәгълүмат  җиткерде,  ул  бары  тик  эчке ихтыяҗларны  тәэмин  итү өчен  генә  сатыла.  

Федераль интервенция  фондындагы  ашлыкны  бары тик  эчке  базарда гына сатарга  хәл ителде. Бу  чара  бәяләр хәлен  тотрыклы  тотуга  ярдәм  итәчәк.   

Искәртеп  узабыз,     интервенция  ашлыгын  сату октябрь  аеннан   Хөкүмәтнең  2134 номерлы  күрсәтмәсе  буенча  башкарыла.   Шуның  нигезендә   2018-2019 елларда Россиянең  эчке базарында  һәм  (яисә)  экспортка  1,5 млн тонна  ашлык  сатарга  рөхсәт ителде.     Әмма  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы карары  буенча  март аеннан  торгларда   бары  тик  эчке  җитештерүчеләр генә,  шул  исәптән  он тарттыру,    икмәк  пешерү предприятиеләре,   катнаш  азык  әзерләү  сәнәгате предприятиеләре катнаша ала. 15 февральгә бирелгән белешмәләргә караганда, интервенция  фондында  калган  ашлык  күләме    2,6 млн тонна тәшкил итә,    исәпләнгән суммасы  - 25,2 млрд сум. Алдагы   торглар    4-6 мартка  билгеләнгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International