Июльдән сөтне электрон сертификацияләүгә кертү планлаштырыла

2019 елның 2 марты, шимбә

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм Россия  Федерациясе  Икътисад министрлыгы әзер  сөт  продукциясен  1  июльдән  «Меркурий» электрон ветеринария   сертификациясе системасына  кертү  турында  килештеләр, моңа  2019 елның  1  ноябреннән    бу  системага  керә  торган    әчетелгән сөт  продукциясе  әлегә  керми.  

Әзерләнгән ияртүле   ветеринария  документлары булырга  тиешле  товарлар  исемлегенә  үзгәрешләр кертү  турында   Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан әзерләнгән боерыклар  проектлары     җәмәгатьчелек фикер алышуына  чыгарылды  һәм  Россия  Икътисад министрлыгы  бәяләмәсен алдылар.  

Июльдән   электрон сертификацияләү  системасына  сөт, куертылган сөт, куертылмаган  сөт өсте,    эремчек суы (сыворотка), ак май,  сөт пасталары, сырлар  һәм эремчек кертелә.  Ноябрьдән пахта, әчегән сөт һәм сөт  өсте,    йогурт, кефир һәм башка   ферментлаштырылган яисә    әчетелгән сөт  һәм сөт  өсте  сертификацияләнә башлый. 

Шуны  искәртеп  узарга  кирәк,  2018 елның 1 июленнән   Татарстан  Республикасы территориясендә  ияртүле  ветеринария документлары,  Россельхознадзор тарафыннан  эшләнгән һәм  «Ветеринария  турында» федераль  закон  белән  расланган  «Меркурий» федераль  дәүләт  мәгълүмат  системасын (ФГИС) кулланып,  электрон  рәвештә  бушлай  тутырыла, бу  бизнеска  өстәмә  йөкләнешне  киметә һәм  авыл  хуҗалыгы  товары  җитештерүчеләренең  матди  чыгымнарын янга  калдырырга  ярдәм  итә.   Электрон ветеринария сертификациясе системасы җитештерүченең  күзәтү астында  булган  продукциясен   сатып  алучыга  җиткергәнче аны  контрольдә  тотарга, ягъни фермадан  кибет киштәләренә килеп  җиткәнче   күзәтеп  торырга     мөмкинлек    бирә. 

"Бу өлкәдә  шундый  тәртип урнаштыру  авыл  хуҗалыгын  тармак  буларак  цивилизацияле  үстерүгә дә ярдәм  итәчәк,  иң  мөһиме,  кешеләр  сәламәтлеге  өчен  файдалы  булачак.   Бу,  һичшиксез,  базарда,  беренче  чиратта,  эчке  базарда, безнең  позицияләрне ныгытачак,  чөнки бу  сатып  алучы  мәнфәгатьләре  өчен  эшли  һәм  эшләячәк", - диде  Россия  Президенты Владимир Путин.

 Сөт продукциясеннән  тыш,  электрон  ветеринария   сертификацияләвенә     әлегә  үз составында  яртысыннан  кимрәк  терлекчелек  продукциясе  булган   продуктлар,   сөт  яисә  балык  продукциясе   (әгәр продукция  эшкәртелмәгән продуктның табигый  составын  тулысынча  үзгәртүгә  китерелек  итеп  термик  эшкәртелгән булса)   керми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International