Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында терлекчелек турында: 19 районда 80 нәсел һәм репродукторлар заводы эшли

2019 елның 2 марты, шимбә

Татарстан  Республикасында  нәсел терлекчелегенең  торышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры   Алексей Песошин  үткәрде.

19 муниципаль  районда     80 нәсел һәм репродукторлар  заводы эшли.     Дәүләт программасы  буенча   АПКга  дәүләт ярдәменең  өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе  итеп сөт  терлекчелеге билгеләнде,  дип  искәртте  Марат  Әхмәтов һәм бу  тармакка җентекләбрәк  тукталды.  

 Министр сүзләренә  караганда,   республикада  58 нәсел хуҗалыгында     62 мең  баш  сыер  бар.  Россия төбәкләре   рейтингында  Татарстан нәселле  сыерлар  саны  буенча  2 урында  тора (5,7%), ул    Ленинград  өлкәсеннән  генә  калыша.  Аннары   Киров  һәм  Свердловск  өлкәләре бара. 

Нәселле  терлекләрдән:   – голштин, Татарстан тибындагы холмогор,   каралы- ала-кола,   симменталь  токымнары бар.

Сыерларның  26%ын  тәшкил итүче  нәсел хуҗалыклары  иҗтимагый  сектордагы  сөтнең    35%ын  тәшкил  итәләр,  диде  Марат  Әхмәтов.

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  сыерларның  продуктивлылыгы    5,5 тоннага  артты, нәсел  хуҗалыкларында   –   7 тоннадан  артык  (2017 елга  карата  үсеш  103%).

«Агымдагы  елга  нәселле  сыерга   бурыч –  7,5 тоннага  җиткерү.   Ә генетик  мөмкинлек  югары технологияле  проектларны  гамәлгә ашырганда  ачыла.  Быел  нәсел хуҗалыклары  тарафыннан  аларны  гамәлгә ашыру процессында      башка 9 инновацион сөтчелек  комплексында    9,5 мең сыер бар, шуннан  3   объектта - 1700 сыер,  саву  процессларын  роботлаштырып.   Булган  заманча  комплексларда   тупланган  тәҗрибә  югары  нәтиҗәлелекне күрсәтә,  бер  сыердан  10 тонна яисә  анна күбрәк  сөт саву   гадәтигә әйләнеп бара».

Марат  Әхмәтов билгеләп  үткәнчә,  бүгенге инвестицияләр ярдәмендә  кайбер хуҗалыклар,  сөткә  бәяләр  кискен төшүгә дә карамастан, аны  сатудан  акчалата  табышны  саклап  кала  алдылар,  моңа   савым  сыерларының продуктивлылыгын   бер  мәртәбә  арттыру нәтиҗәсендә ирешелде.  «Республика  сөт хуҗалыклары савым сыерларының  нәсел кыйммәте Россиядә дә, шулай  ук  чит  илләрдә  дә югары  бәяләнә. Узган  ел  500дән артык  башмак тана  һәм  үгез   Казахстанга, Оренбург һәм    Пенза өлкәләренә,   Башкортостанга  җибәрелде.  Ә республикага     5 мең баштан  артык  кайтарылды», - дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

Чыгышын  тәмамлап,  Марат  Әхмәтов татар  токымлы  атлар турында  да  әйтеп   узды.    «2018 елның   декабрендә Россия  Федерациясенең  Селекция  казанышларын  сынау  һәм саклау  буенча  дәүләт комиссиясе атларның  “татар” токымын  Дәүләт реестрына  кертте.   Республикада  500 дән артык  шул  токымнан  атлар  бар,    аларны  арттыру  һәм үрчетү буенча  алга  таба  да  эшләүне дәвам итәбез», - диде  ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International