Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү дәвам итә

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнарга  субсидияләр бирә һәм  савым сыерлары тотуга, шулай  ук  бер  яшьтән  зуррак булган  кәҗәләр  тотучыларга  - субсидияләр, тагын  савым сыерларына  ветеринария  хезмәтләре  күрсәткән өчен  субсидияләр бирә. 2019 елда  бу  -  бердәм    субсидия.

Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан  Республикасы бюджеты  акчалары  исәбенә  агросәнәгать комплексына  дәүләт ярдәме  чаралары турында” 2018 елның  26 гыйнварындагы 42  номерлы  карарына үзгәрешләр кертү  хакында” 2019 елның 12 февралендәге 98 номерлы    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты карары  нигезендә  түбәндәге субсидияләү  ставкалары  расланды:

бер  савым сыерына - 2300 сум,

ике  савым сыерына   - 1  башка 3300 сум,

өч һәм аннан  күбрәк сыерга   - 1  башка  4300 сум.

Ана  кәҗәләр һәм бер  яшьтән зурррак  булган  кәҗәләр  өчен  субсидия  - 1  башка   500 сум.

Ветеринария  хезмәтләре  күрсәтүгә субсидияләр  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларның фактта  тотылган  чыгымнары  турындагы  белешмәләр  нигезендә бирелә,  алар  беренчел  исәпкә  алу  документлары  белән  расланган  булырга  тиеш.   

Документлар җыюны    оптимизацияләү һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  савым сыерларына ветеринария  хезмәтләре күрсәтүгә бирелә торган  документлар  санын киметү  максатларында,  җирле  үзидарә органына бары  тик     1  баш  савым сыерына 500 сум күләмендәге акчаны    алдан  100% түләү каралган  хезмәт күрсәтү шартнамәсе  генә  тапшырыла.  Бу  суммадан  300 сум  акча субсидия рәвешендә  кире  кайтарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International