Хезмәт кешеләре: Балтач районыннан 15 балалы бердәм гаилә

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген  үзенең  көндәлек  хезмәте  белән  абруй  һәм ихтирам яулаган  гади кешеләр  турындагы безнең  “Хезмәт кешеләре”   рубрикасының  төп  герое  үзенең  зур  гаиләсе  белән  комбайнчы-тракторчы Мөхәрләмов Хәбир Нәзир улы.  Ә гади комбайчының  гаиләсе  кечкенә  түгел.  Хатыны  Алсу    Гилемханова  белән алар  15  баланы  аякка бастырганнар.  

Хәбир Мөхәрләмов бервакытта  да  җиңел генә, тиз генә  нәрсәгә дә булса ирешү турында  хыялланмый,  чөнки ул  моның  өчен нык  тырышырга,  эшләргә кирәк  икәнен  яхшы  аңлый.    Ул  мәктәп  елларыннан  ук  эшли башлый. Мәктәптә  үк  булачак  хатыны  белән таныша.     Алар  бергә  30  елдан  артык  матур  гомер итәләр инде.   Мәктәпне тәмамлагач,  трактор йөртү өчен  таныклык  ала, аннан соң  - армия сафлары.   Ә хезмәт итеп кайткач,   туган  колхозында  механизатор булып  эшли башлый.   Язын     – чәчү, җәен – фермада,  көзен  - уңыш  җыю, кышын  да  эш җитәрлек,  ял  итәргә вакыты  юк аның.    

Хәбир Мөхәрләмов – тынгы  белмәс  хезмәт кешесе.    Ул  язмышыннан  да,  эшеннән  дә канәгать. Бу  тормышта  үз урынын  тапкан кеше  ул.   «Намус  белән эшлим, район җитәкчеләре дә мактый, адынгы  хезмәткәр буларак, төрле  чараларга  чакыралар. Синең эшеңне, тырышканыңны  күреп,  аны  бәялиләр икән – тагын  да  тырышыбрак эшлисе  килә», - дип билгеләп  үтте  гаилә   башлыгы.  

Балачактан  хезмәт тәме сеңдерелгән аның  балалары  да  үзләрен  эштә күрсәтәләр.    Өлкән улы  – Хәлил, аның  үзенең  2  баласы һәм кечкенә булса да бизнесы  бар. Тагын  7  олырак балалары  да  тормышта  үз урыннарын  тапкан дип әйтергә була:    Шамил    юлчы-грейдерчы  булып эшли,    Рамил – төзүче, Альберт - заводта, Айсылу балалар тәрбияли, Әсаф -  МЧС, Инсаф – юл хезмәтендә тракторчы,   Гилүсә  – шәфкать  туташы. Ранил һәм Данил   лицейда  укыйлар,     программист һәм  автомеханик  булу  турында  уйлыйлар. Ә кечеләре: Гөлинә, Гөлчәчәк, Алия, Илүс һәм Зөһрә мәктәптә укыйлар, дүртле-бишле  билгеләре  генә алып  кайталар, спорт белән шөгыльләнәләр. 

  Мөхәрләмовлар гаиләсе  Пижмар авылында  бик  матур  кирпеч йортта  яшиләр, балалар  каралган,  өс-башлары  бөтен,  яшьтәшләреннән  бер  яктан  да  ким түгелләр, өйдә - тәртип, чисталык,  өстәлдә һәрвакыт  үзләре үстергән,  җитештергән   продуктлар.    Мөхәрләмовлар сыер, бозаулар, казлар һәм тавыклар  тоталар.  Балалар  бар эштә булышалар, ялкауланмыйлар.   Мөхәрләмовлар гаиләсе  балаларны  киләчәктә үз юлларын  табарлык  итеп хезмәткә  өйрәтеп,  чыныктырып     үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International