Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сезонлы эшләргә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы язгы  кыр  эшләре  чорында  агросәнәгать комплексын кредитлау  өлкәсендә    оператив  мониторинг алып  бара.  

2019 елга  кыска сроклы  ташламалы кредитларга  субсидияләр лимиты   734,6 млн сум  тәшкил  итә.  Бу   11,3 млрд сумга  кадәр кредит  алырга  мөмкинлек  бирә. 

Субсидияләр  түбәндәге  юнәлешләргә каралган:  

- кече  хуҗалыкларга  - 146,9 млн сум;

- үсемлекчелеккә  - 411 3 млн сум;

- терлекчелеккә - 58,7 млн сум;

- сөт  терлекчелегенә   - 117,5 млн сум.

Бер заемщикка кредит  лимитының  иң чик   күләме    400 млн сумнан  артык  түгел. 

Вәкаләтле  банкларга   2019 елның  1 мартына кадәр  96 хуҗалык  мөрәҗәгать  итте, суммасы   9,2 млрд сум  тәшкил итә, шул  исәптән    31 - кече  хуҗалыклар  -  549,7 млн сум, шуннан  сезонлы  кыр  эшләренә     -   64 заявка   6,5 млрд сумга, 24 заявка кече хуҗалыклардан 461 млн сумга.     Россельхозбанк   кече  һәм урта  бизнеска 43 заявка алды  -  4,8 млрд сумга, шул  исәптән     17 заявка кече  хуҗалыклардан  - 428 млн сумга.  Сбербанкка - 10 заявка  316 млн сумга, шул  исәптән     6 заявка  кече  хуҗалыклардан   26 млн сумга,  Ак Барс банкка – 10 заявка  1,4 млрд сумга, шул  исәптән  1 заявка кече  хуҗалыклардан  7 млн сумга, ВТБга - 1 заявка  30 млн сумга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International