Тәтештә кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы узачак

2019 елның 1 марты, җомга

4 марттан  7 мартка кадәр    «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен үстерү  буенча   компетенцияләр үзәге»  дәүләт бюджет  учреждениесендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белән берлектә  Тәтеш муниципаль районында     кооперацияне нәтиҗәле  үстерү  атнасын оештыра,  ул республикада     авыл  хуҗалыгы  кооперативларын  үстерү  чараларын  гамәлгә ашыруга  юнәлдерелгән. 

  Чараларда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, муниципаль районнар  башлыклары,  эшкәртү  оешмалары,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  вәкилләре,  фермерлар,  сәүдә оешмалары һәм  җәмәгать туклануы вәкилләре,  шудай  ук  әзерләүчеләр катнаша.  

Атна  кысаларында  эшлекле  программа  чаралары  уздыру  каралган.  Мәдәни чаралар, товарлар  сату  программалары буенча   интерактив тренинглар һәм  кече  хуҗалыкларга  ярдәм  итү  һәм  алар  белән хезмәттәшлек  итү  мәсьәләләре буенча  түгәрәк  өстәлләр уздыру  планлаштарыла.  

Катнашучыларны  оешмада  хуҗалык  операцияләрен  башкаруда  яңа  бухгалтерлык  системасы, нәтиҗәле  сату  итүнең  заманча  программасы  белән таныштыралар. 

Үз бизнесын  үстерү белән кызыксынучыларның  барысын  да  чарада  катнашырга  чакырабыз! 

Уздыру  вакыты  һәм урыны: 4 мартта   16.00 сәгатьтә,  Тәтеш районының  Мәдәният  йорты,    Тәтеш  шәһәре,  Малкин ур., 43 йорт.

5-7 мартта  9.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә  кадәр, «Тәтеш авыл  хуҗалыгы  техникумы» ДАҺБУ (ГАПОУ),  Тәтеш  шәһәре,  Тәтешкә  200 ел ур., 25 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International