Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар сатып алуга субсидия алырга мөмкин

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә    минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  бирелә. Бу  акчаларны    бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  кг минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырган  очракта  гына алырга  мөмкин  булачак, дип  искәртә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы.  

 Андый  авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә  1,5 млрд сум  күләмендә яисә гектарга    500 сумнан  артыграк  күләмдә бирелә торган     акчалар  -  максатчан акчалар була.   Аларны  бары  тик  ашламалар  сатып  алу  өчен генә  тотарга  мөмкин  булачак.   Ашлама төрләрен  һәм  аларны  кемнән алуны авыл  хуҗалыгы  оешмалары  үзләре  сайлый.   

Агымдагы  елда  бер гектарга  70 кг-нан  артык  ашлама  кертү  бурычы  куела.  Шуңа  күрә  түбән күрсәткечле  районнар  активрак  булырга  тиеш.  Мондый  ярдәм  бары  тик  30  мартка кадәр  генә  саклана. 

27 февральгә булган  оператив белешмәләргә караганда,    республикада  82 412 мең тонадан  артык, ягъни   бер гектарга  28,7 кг чамасы  ашлама тупланган,  бер  атнадагы  үсеш   -  2,6%.   Республикада  узган  ел  шушы  көнгә  бер гектарга   32,2 кг ашлама тупланган  булган. 

Бүгенә алдынгылар  өчлегендә:   Зәй районы, аның  хуҗалыклары бер  гектарга     4907,6 кг ашлама туплаган   (фаразга  карата - 93,4 %), Тәтеш районы  -  гектарга  4698 кг   (89,7%) һәм  Сарман  районы  -  гектарга  4381кг   (52%). Шулай  ук  Саба, Тукай, Әтнә, Балтач, Буа, Кукмара, Мөслим  һәм  Арча   районнарында  да  күрсәткечләр начар түгел.   Калган  районнарга  бу  юнәлештә  эшне көчәйтергә кирәк.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   минераль ашламалар авыл  хуҗалыгы   культураларыннан  югары  уңыш  алуның  төп  нигезен тәшкил итүен   искәртә.   Ашламалар  уңышны  арттырып кына калмыйча,   аның  сыйфатын  да  яхшырта: үсемлекләрдә  шикәр,  майлар һәм аксым,  шулай  ук    биологик  актив  матдәләр дә арта.  Шуңа  күрә минераль ашламалар  җитәрлек  күләмдә  тупланмаган  районнарда  моңа  игътибарны  арттырырга  кирәк.    

2019 елга  минераль ашламалар  туплау  турындагы  тулырак  мәгълүмат белән, шулай  ук  республикада   сөт  җитештерү һәм сату, шикәр чөгендерен  эшкәртү  турындагы  мәгълүмат  белән    безнең  рәсми  сайтта  Оператив мәгълүмат  бүлегендә  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International