2019 елның 12 - 13 мартында Петрозаводск шәһәрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Заманча технологияләр. Иминлек һәм хокукый җайга салу» Халыкара керкә(форель) форумы узачак. Форумны Балыкчылык буенча федераль агентлык, Карелия Республикасы Хөкүмәте, Социаль инициативаларның илкүләм агентлыгы оештыралар.
Безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое – Галиуллин Шамил Хәлил улы. Бүген ул Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ленин ис. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының “Теләче Агро” ҖЧҖ) ветераны һәм директор урынбасары.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизациялшү һәм язгы кыр эшләренә әзерләү турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми хисап җыелышы узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар Министрлык бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән продукция күргәзмәсен карадылар, биредә җтөрле ит продукциясе, казылыклар, камыр ризыклары, татлы әйберләр, сәламәтлек өчен файдалы чәй үләннәре бар иде.
7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре катнашты.
7 февральдә Парижда, Халыкара эпизоотик бюро (МЭБ) штаб-квартирасында, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Халыкара эпизоотик бюроның Генераль директоры Моник Элуа белән очрашты. Яклар Россиядәге эпизоотик вәзгыять турында, безнең илнең МЭБның халыкара проектларында катнашуы хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзенең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында көндәлек хезмәте белән абруй һәм ихтирам казанган, үз эшенә бирелгәнлеге, бай тәҗрибә һәм югары һөнәри осталыгы белән танылган шәхесләр, чын авыл хезмәтчәннәре турында яза.
Татарстанда 13-15 февральдә Идел буе агросәнәгать комплексының форумы һәм «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе булачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 320 оешмасы һәм предприятиеләре агросәнәгать комплексларыннан 3000нән артык вәкил катнаша.
6 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Лениногорск муниципаль районында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Зәй муниципаль районына килделәр.