6 апрельдә Түбән Наратбаш мәдәният йортында КФХ башлыклары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров һәм Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов катнашты.
Очрашу кысаларында катнашучылар «Кадыйров Ф.Ф.» КФХ МТП эшчәнлеге белән таныштылар. Предприятие районда алдынгылардан санала, аның 2000 гектардан артык җире бар, ул республиканың 60/40 субсидияләү программасында актив катнаша. Хуҗалык 500 гектарда чөгендер үстерә, 1500 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерә.
Киңәшмәнең пленар өлеше Түбән Наратбаш мәдәният йортында узды, биредә районның авыл хуҗалыгы тармагы мәсьәләләре һәм кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында фикерләштеләр.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм крестьян - фермер хуҗалыкларына 63262 га мәйданда язгы культуралар чәчү күздә тотыла, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар – 38190 га мәйданда, техник культуралар - 15268 га, шуннан 8912 гектары - шикәр чөгендере. Язгы чәчү кампаниясенә 420 бер. трактор, 194 - тырмалау агрегаты, 161 – туфракны алдан әзерләү агрегаты, 108 – чәчү агрегаты, шул исәптән 20 чәчү комплексы, шуның 6сы КФХда – җәлеп ителәчәк. Бүгенгә район хуҗалыклары 4500 тонна минераль ашлама сатып алганнар, шул исәптән фермер хуҗалыклары - 1277 тонна.