Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Актаныш районында язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләнгән хуҗалык 100 000 сум акча алачак

2019 елның 5 апреле, җомга

Кырлардан  кар  да  китеп бетмәгән әле,  ә Актаныш  хезмәтчәннәре түземсезлек  белән  язгы  кыр эшләрен  көтәләр.    Кыр хезмәтчәннәре  кирәкле  техниканы   әзерләп  куйган,  квалификацияле  белгечләр  белән, ашламалар  һәм  ягулык-майлау  материаллары  белән  тәэмин  ителгән.  

4 апрельдә Актаныш  районы  җитәкчеләре  җаваплы  затлар  белән  бергә  хуҗалыкларда  булдылар,  авыл  хуҗалыгы  техникасының  әзерлеген  тикшереп  чыктылар, тракторларның, тагылма  агрегатларның  һәм язгы  кыр эшләренә  җәлеп  ителә  торган  машиналарның төзеклегенә  инандылар.

Районның  башкарма комитеты  җитәкчесе   Илфак Бариев һәм район Советы  Аппараты  җитәкчесе    Альберт  Тимиров  җитәкчелегендәге  ике төркем, җаваплы  затлар  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләре  белән  бергә  һәр хуҗалыкның  техника базасын  тикшереп  чыктылар.   Урыннарда  аларны  предприятиеләр җитәкчеләре,  баш    агрономнар, баш  инженерлар, икътисадчылар  һәм  механизаторлар  каршылады. 

Мондый  контроль тикшерүләр  техниканың  әзерлеген  тикшереп кенә калмыйча,  кайсы  хуҗалыкның  аларны  иң  яхшы  итеп  әзерләгән булуын  да  ачыклыйлар. Актаныш  районы  башлыгы     Энгель Фәттахов  инициативасы  буенча  быел  иң яхшы  хуҗалыклар  махсус премия алачаклар:  беренче  урын  өчен  – 100 000 сум, икенче  урын  өчен  - 75 000 сум, өченче  урын  өчен  - 50 000 сум.

Актаныш игенчеләренең  уйлары    быел да  намуслы  эшләргә һәм кырлардан  мул  уңыш  җыеп алырга   юнәлдерелгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International