4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сыра җитештерүче «EFES» ЯАҖ компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу кысаларында яклар сыра җитештерү өчен «AB InBev Efes» халыкара агропрограммасы буенча Татарстан Республикасы территориясендә арпа үстерү мөмкинлекләрен карадылар. Сыра җитештерү компаниясе вәкилләре бу программаның максатлары һәм бурычлары, сыра җитештерү өчен арпа сату шартлары турында сөйләделәр, бу культураны җитештерү буенча чит ил һәм Россия тәҗрибәсе белән бүлештеләр. Компания быел сыра җитештерү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән 9 мең тоннага шартнамә төзеде, аны алуны 60 мең тоннага җиткерү планлаштырыла.
«Республика территориясендә «EFES» сыра җитештерү заводын үзебездә җитештерелгән чимал белән тәэмин итү - үзара файдалы хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлеш, - диде министр урынбасары, – без моның буенча эшләргә әзер».