Министрлык «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексына матбугат туры оештырды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Биосфера-Фиш» балыкчылык  комплексына  матбугат   туры  оештырды. Чарада  Казан  федераль  университетының  Югары журналистика  һәм медиакоммуникацияләр  мәктәбе  1-4 курс студентлары  һәм газеталарда,  радио һәм телевидениедә  эшләүче  тәҗрибәле  ов а Участниками мероприятия стали студенты Высшей школы журналистлар катнашты.  

Матбугат  туры  кысаларында  кунаклар  Казаннан  25  км  ераклыкта   Лаеш районында  чөгә (стерлядь) балыгы  маймычлары  үрчетелә  торган  предприятиедә  булдылар.   Предприятиенең балык  үрчетү  буенча  баш  белгече     Хорхе Филомено  кунакларны  бик  теләп  каршы  алды  һәм  аларга  комплекс буенча    экскурсия  оештырды.  Бер айлык  чамасы  маймычларны  күргәч,   студентлар,  хәтта  тәҗрибәле    корреспондентлар   балалар сыман  бу  тереклеккә  кызыгып  карадылар.   Аерым  бассейндагы  зуррак маймычлар,  кунакларгны  күреп калырга  теләгән сыман, бер судан  чыгып,  бер  суга  чумып  кунакларның  күңелләрен  күрделәр.     Студентлар     журналистлар  белән бергә  сирәк  очрый  торган    альбиносларны һәм хуҗалыкта чыгарылган     гибрид лар  белән,  балыклар  үрчетү  технологиясе  белән  таныштылар, шулай  ук  җитештерү цехларын  һәм  кышкы цехларны  карадылар.    

Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,  Татарстан  агросәнәгать комплексы  журналистлар  өчен  шактый  кызыклы һәм үзенчәлекле.    КФУ студентлары  бүген  нәкъ  менә  шуның  белән таныштылар  да.   Булачак  белгечләр  шулай  ук  ничек мәкаләләр язарга,  сюжетлар  һәм  репортажлар  әзерләргә, матбугат  турларын  ничек оештырырга  кирәклеген   практикада  өйрәнделәр. Газеталардан,  радио һәм      телевидениедән  тәҗрибәле  журналистлар   авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә     материалларның һәм  сюжетларның  ничек әзерләнүе   турында  үз мисалларында  аңлаттылар.  Студентларга  шулай  ук  матбугат  хезмәте эшенең  үзенчәлекләре  турында   сөйләделәр,  теләүчеләрне Министрлыкның  матбугат  хезмәтенә  җәйге   практикага  чакырдылар.    

Белешмә өчен:

«Биосфера-фиш» проект Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  гамәлгә кертелгән иде.   Балык  үрчетү материалын һәм махсус  җайланмалар   сатып алу  буенча  тотылган  чыгымнарның  40%ын    каплау өчен   предприятиегә      730 мең  сум   һәм  15,1 млн. сум  субсидия түләнде.  . Комплексның   93%ы үзебездә җитештерелгән  җайланмалар  белән  җиһазландырылган.    

Балык  үрчетү биотехнологиясе: «Биосфера-Фиш»   УЗВ (ябык  су  белән тәэмин  итү    циклы) принцибы  буенча  эшли, бу  чөгә балыгы  маймычларын  ел  дәвамында  үрчетү мөмкинлеген  бирә.  Мондый  ябык  сулыкта төрле  зурлыктагы чөгә  балыклары  маймычларын  үрчетү  өчен  бөтен  мөмкинлекләр  бар.  Моңа  су  әзерләү  системасының  күпбаскычлы  булуы нәтиҗәсендә  ирешелә,  мондый  система  балыклар  яшәеше  өчен  суның  түбәндәге  мөһим параметрларын  тәэмин итәргә ярдәм итә: 

  • Температура
  •  Кислород булдыру
  •  Нормаль CO2 булдыру
  • Үлчәүле  матдәләрнең  күләмен  контрольдә тоту   
  • Балыкларның  NO2 һәм NO3 кебек  яшәеш   продуктларын  аерып  алу
  • Керә торган  судан   потенциаль куркыныч матдәләрне аерып алу    

Су әзерләү  системасының  нәтиҗәле  эшләве  су  параметрын барлык  балык  хуҗалыгы  нормативларына  туры  килә  торган   тиешле  дәрәҗәдә тотарга,  шулай  ук  предприятиенең  әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын     киметергә  ярдәм  итә.

Махсус кышкы  цехның  булуы  ел  дәвамында сәламәт  җитештерү  материалыннан   бар  яктан  өлгергән  уылдык һәм маймычлар   алырга  ярдәм  итә.  

Югары  сыйфатлы заманча ысуллар  белән   әзерләнгән экструдицияле     азык  куллану  балыкларның  санын  саклап  калырга  һәм яшәеш  мохитенә  органик  матдәләрнең  чыгуын  киметергә мөмкинлек  бирә.   

Уылдыкларны балыклар  гомеренә зыян  китермичә  заманча  алу  ысуллары  аларның  гомерен  һәм сәламәтлеген  саклап  калырга һәм  бер үк  балыктан  берничә  мәртәбә  маймычлар  алырга  ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International