Республикада гадәттәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2019 елның 6 апреле, шимбә

Шимбә көнне   Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары  тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Продуктларны  һәм товарларны  республиканың    Арча, Апас, Әлки,  Әтнә,  Балтач,   Буа, Биектау, Югары  Ослан, Зеленодольск, Лаеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Мамадыш районнары  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре җитештерүчеләре   китергән.     Сәүдә  мәйданчыкларына авылларга  йөри  торган  автолавкалар  да  килгән.  

Ярминкә  мәйданчыкларында  сәүдә  беренче  кояш  нурлары  белән үк  гөрләп  эшли  башлады. Сатып  алучыларның  күбесе  иртәнге  сәгать алтыга  ук  килә.  Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри.   Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләл  продукция  дә  бар.  Эре  мәйданчыкларда     концерт  программасы  да  оештырылган  иде. 

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары һәм АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең     ассортименты  һәм аларның  бәяләре  белән  таныштылар.  Барлык  продукция   ветеринария  хезмәте  тикшерүен узган. 

Сатып  алучыларның  күбесе  букчаларын  тутырып,  ярминкәне  оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  китәләр.    Фермерлар да  үз продукциясен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенгәннәр.    «Халыкны  сөендереп,  аның    өчен  файдалы  чара  оештыру  - бу  бик  мөһим», - дип  сөйлиләр  оештыручылар.  Алар  рәхмәткә  лаек,  чөнки  төнге  сәгать   икедән  үк  инде  алар  сәүдә мәйданында фермерларны  каршы алалар, палаткалар коралар,  бәяләрне  эләләр һәм сатып  алучылар  килгәнче  башка барлык  мәсьәләләрне хәл итәргә   тырышалар.  

Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Әмма,  мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International