Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Әлмәт районында агроконференциядә алда тора торган эшләр турында фикер алыштылар

2019 елның 5 апреле, җомга

4 апрельдә Әлмәт муниципаль районының    Токарликов ис.  хуҗалык базасында    агроконференция  узды.  Анда  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары,    инженерлар, агрономнар,   Агрохимсервис, Россельхозцентр, Дәүләт техника күзәтчелеге, Агрохимлаборатория  вәкилләре, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләре,  журналистлар кктнашты. 

Конференциянең  практик  өлеше хуҗалыкның  ашлык  амбары  мәйданчыгында узды. Катнашуылар районның  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнгән  авыл  хуҗалыгы  техникасын  карадылар.   Район башлыгы   Айрат Хәйруллин техниканы  караганда  хуҗалыклар  җитәкчеләренең  игътибарын язгы  кыр эшләренә  җәлеп  ителә торган   һәр агрегатны, һәр техниканы   әзерләүдә аларның  шәхси җаваплы  булуларына  юнәлтте.

Конференциянең пленар  өлеше Калейкино авылының  Мәдәният  йортында  узды.   Аны  район  башлыгы   Айрат Хәйруллин  ачты:

- Авыл  хуҗалыгы предприятиеләре алдында   зур  эшләр  тора: хәзер көзге  культураларны  карарга кирәк,  шуңа  язгы  чәчү  эшләре  тоташып  китә, аннан  соң  үсемлекләрне  яклау  чараларын  күрергә кирәк була.   Һәм иң мөһиме – барлык  эшләр  циклы  һәрьяктан төгәл уйланган  булырга  тиеш.   Хуҗалыклар  җитәкчеләре барлык  алдынгы   технологик   процессларны  кулланып,  агротехник  срокларны  үтәргә тиеш.  

Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәнис Шәрәфиев үз чыгышында кыр  хезмәтчәннәренә  алда  торган  эшләр күләме  һәм  язгы  чәчүнең  һәр этабына куелган  бурычлар  турында  сөйләде.  Чәчү  эшләрен  бик  кыска срокларда һәм  матди ресурслардан, авыл  хуҗалыгы  техникасыннан, ягулык-майлау  материалларыннан, орлыклардан,     минераль ашламалардан  мөмкин кадәр  нәтиҗәле  файдаланып  башкарырга  кирәклеген  билгеләп  үтте.  

Токарликов ис. АҖенең  генераль директоры Наил Усманов:  

- Бездә  120дән артык     техника  бар.  Язгы  кыр эшләренә  әзерлек  100%.    Чәчүгә  33   трактор һәм  22 йөк  автомобиле җәлеп  ителәчәк.  Без  чәчүне ике атнада  бетерергә  ниятлибез,  җир  сөрү өчен  тракторлар, агрегатлар  әзер.   Ашламалар  җитәрлек  күләмдә  тупланды:  1  гектарга  планлаштырылган  70 кг ашлама тупланды,  хәзер  көзге  культураларны  тукландыра башлыйбыз.     Техника әзер, Токарликов ис. хуҗалыкның  чәчүлек  фонды  да  чәчүгә әзер.

Моны  «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе   урынбасары  Рәфис Хәбибуллин да  раслады:

- Без Татарстан  Республикасы  орлык  фондының  чәчүлек  сыйфатларын  билгелибез.  Әлмәт муниципаль районы  буенча   без орлык  материалының 84%ын  сыйфаты  буенча тикшердек.    Тикшерелгән барлык  орлык  фонды    ГОСТка туры  килә.   Тагын  берничә  фермер хуҗалыгының гына  орлык  материалын  тикшерәсе калды.    

Быел  һава торышы  да  игенчеләр  өчен  уңай  тора.  Кышкы  чордагы  явым-төшем    узган  еллардагыга  караганда   2,5 мәртәбә артыграк  булды.   Шуңа  күрә  хәзер  төп  бурыч    – туфрактагы  дымны  саклап  калу  һәм җирне  3-4 көнгә  иртәрәк  сөрүне  башкару.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International