Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 5 апреле, җомга

Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   иртәнге  6.00 сәгатьтә гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый. 

 Шәһәр кешеләре  кулай  бәяләрдән  ит, казылык, үлчәп сатыла  торган сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка төрле  фермер  продукциясен  сатып  ала  алалар. 

Искәртеп  узабыз,  Казанда  быел  халык  үтенече  буенча  "Салават купере" торак  комплексы  янындагы  "Радужный" сәүдә үзәге  территориясендә яңа  мәйданчык  оештырыла.  Калган  мәйданчыкларның  урыны  Казан һәм Чаллы  халкына  гадәттә уздырыла  торган    авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  буенча яхшы   таныш.  

 Ярминкәләр  түбәндәге  элеккеге адреслар буенча  узачак: 

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

 – Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

– Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2 («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә)  һәм Батыршин ур., 20;

– Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

 – Идел буе районында: Җиңү пр., 48а («Чулпан» мәдәни үзәге янындагы   мәйданчыкта);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);  

Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  –  “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган  сигез мәйданчыкта  оештырыла:   Беломорский  һәм  Гудованцев урамнары  киселешендә,   Дементьев ур,  7,   Ильич ур., 1, корп.1 (Юдино),   Ш.Усманов ур., 1,   Академик  Лаврентьев ур.,  10,   Ю.Фучик ур.,  72,   Зәкиев ур.,  12,   Ломжа  һәм  Ю.Фучик урамнары  киселешендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International