15 февральдә «Казан Экспо» күргәзмә үзге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Яңа эш башлаучы фермер» дигән VII интеллектуаль уенның төбәк этабы узачак.
Кичә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 25 мең кв. метр мәйданны били, анда Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасыннан һәм предприятиесеннән вәкилләр катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә ачылган агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсендә булды. Күргәзмә 25 мең кв. метр мәйданны били, анда Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасыннан һәм предприятиесеннән вәкилләр катнаша.
12 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районында 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча узган хисап сессиясендә катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2025 ел ахырына кадәр озайтты. Бу хакта тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Баулы районыннан Садыйковлар гаиләсе - шундыйларның берсе.
Авыл хуҗалыгы техникасы яхшы ремонтланганда, чәчү кампаниясен оптималь срколарда башкарып чыгарга мөмкин. 2019 елгы чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6шар мең чәчкеч һәм культиватор, 650 киң колачлы куәтле трактор җәлеп ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Җир кишәрлекләре белән эш итүгә бәйле булмаган алыш-бирешләр барлык кооператив исеменнән аның рәисе карары белән башкарылырга мөмкин. Шундый үзгәреш кертә торган төзәтмәләр шушы көннәрдә Дәүләт Думасына керде. Алар «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында» Федераль законга кертергә тәкъдим ителә. Бу инициативаны Самара губерна думасы депутатлары кертте.
Республикада гыйнварда сәнәгать секторында тере үлчәмдә 7 мең тоннадан артык дуңгыз ите җитештерелгән, бу узгшан елның шушы чорына караганда 6%ка күбрәк.