ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Төркия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов, Министрлыкның азык-төлек базары бүлеге башлыгы Валентин Спичков, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнашты.


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә булды, анда «Идел буе федераль округының кече агробизнесын үстерү - 2025» форумында катнашты.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында «Конкур (киртәләрне узу) һәм выездка (җайдакның һәм менге атның чабыштагы осталыгын күрсәтү) буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге» төбәк ярышлары ачылды.

2025 елның беренче кварталында «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе белгечләре 36,4 мең тонна ашлык тикшергәннәр, бу узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 4,2 мәртәбә артыграк.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

«Саубозау» ИИ-ассистенты (Ясалма интеллект ассистенты) Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Сөт терлекчелеге» профиле буенча тестны уңышлы узды. Ясалма интеллект тикшерү биремнәрен уңышлы үтәде, бу аның «Ветеринария һәм зоотехния» белгечлеге буенча компетентлы булуын раслады. Ассистент GigaChat зур тел моделе базасында Сбера һәм «Эвотор» командалары тарафыннан Telegramда бушлай чат-бот рәвешендә түбәндәге сылтама буенча төзелгән: https://t.me/MooMentor_Bot.

15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза.


12
апрель, 2025 ел
шимбә

Апрель аенда бакчачылар үз кишәрлекләрендә озакка калдырырга ярамый торган эшләрне башкарырга керешәләр. Алдагы уңышка нигез салу өчен җирне яз уртасыннан ук әзерли башларга кирәк, дип искәртә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.


11
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе төбәкләрендә 2025 елда язгы кыр эшләренең барышы турында киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев рәислегендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой рәислегендә киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә терлекчелек тармагының агымдагы елның 1 кварталындагы эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Анда терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, республиканың муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International