23 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үзебезнең генетик ресурслар базасы һәм аны үстерү планнары буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм Татарстанның нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
23 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы Идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар” темасына киңәйтелгән утырыш узды.
Тәҗрибә алмашу максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы делегациясе эшлекле сәфәр белән Ленинград өлкәсенә килде. Эшлекле сәфәр программасына Ленинград өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу кертелгән.
21 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Азык-төлек иминлеге доктринасын яңа редакциядә раслау турындагы указга кул куйды. Документның элеккеге версиясе 2010 елда гамәлгә кергән иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау чараларыннан бушаган 25,9 тоннадан артык канистр һәм 14,8 тоннадан артык биг-беглар кабат эшкәртүгә җибәрелде, бу узган елдагыдан 3 мәртәбә диярлек күбрәк. Бу процесста Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Әтнә, Алабуга, Биектау, Баулы, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары активлык күрсәтте.
21 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов селектор киңәшмәсе үткәрде, ул Россиядә соя җитештерүне арттыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзгенең аерымланган структур җүлекчәче – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) вәкилләре, Казан аграр университеты галимнәре катнашты.
2020 елның 10 февраленнән 20 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү” ФДБМУ “Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ белән берлектә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү» программасы буенча укулар уздыра.
21 гыйнварда Арча районында терлекчелек тармагының 2019 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. Чарада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Идарәнең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция-нәсел инспекциясе хезмәте башлыгы Зәмхәрия Зарифуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, агрофирмаларның, район хуҗалыкларының терлекчелек буенча белгечләре, җитәкчеләре катнашты.
Һәр умарталыкка аның хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта ояларының саны турында мәгълүмат белән документ бирәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, Татарстанда 2020 елга яшьләр өчен Татарстан Республикасының фәнни грантларына һәм премияләренә заявкалар кабул ителә башлады. Грантлар каралган 20 фәнни юнәлеш арасында “Агросәнәгать комплексы, туфракның уңдырышлылыгын торгызу, игенчелектә адаптив-ландшафт системалары” номинациясе бар; ә премияләр буенча – “Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану” номинациясе.