Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевта узган киңәшмә беркетмәсе нигезендә африка луңгызлар чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кыргый кабан дуңгызлары арасында вирусның йөрүе һәм бу авыруның табигый чыганаклары барлыкка килү АЧС таралуның төп сәбәпләрен тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саратов өлкәсенең «Трудовое» нәсел заводы генераль директоры Айдар Байзельдинов белән очрашты. Киңәшмәнең төп темасы терлекчелек тармагын үстерү буенча алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Тукай районының «Сәйдәшева» АХП, Питрәч районының «Рацин-Шәле» ҖЧҖ, Актаныш районының «Актаныш» агрофирмасы, Биектау районының «Бирбли Молоко» ҖЧҖ һәм Нурлат районының «Южная» агрофирмасы җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары катнашты.
13 ноябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беенче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре белән селектор киңшмәсе үткәрде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан минераль ашламалар сатып алу һәм 2020 – 2025 елларда аларны кулланынуны арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.
13 ноябрьдә Татарстанда 2019/2020 еллар чемпионаты циклының “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башланды. Быел төбәк чемпионаты «Ворлдскиллс»ның 96 компетенциясе һәм «Ворлдскиллс Юниоры»ның 66 компетенциясе буенча 43 мәйданчыкта оештырылды, аларда 2300дән артык конкурсант һәм эксперт катнаша.
12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертү күздә тотыла торган законга кул куйды, бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
12 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Ленар Гарипов, Тәлгать Таһирҗанов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Бөгелмә шәһәренең «Элита» нәсел предприятиесе вәкилләре составындагы эшче төркем Татарстанның Әлмәт районында булды.
Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча 2019/2020 еллар чемпионаты циклының “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды.
16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу хакта күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе Рәмис Сәхапов сөйләде.
11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны үстерү, авыл халкына эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә узды. Парламентарийлар һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бу елның августында узган зона киңәшмәләре йомгаклары буенча имзаланган беркетмә нигезләмәләренең үтәлеше хакында фикер алыштылар.