Татарстан умарталары паспортлы булачак

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Һәр умарталыкка аның  хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта  ояларының  саны  турында  мәгълүмат  белән  документ бирәчәкләр.  

Бу  елның   февралендә Татарстанның барлык  умарталыклары   умартачылык  паспортлары  алачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасының аквакультура  һәм  умартачылык  идарәсе    генераль  директоры   Фәиз Динмөхәммәтов сөйләде.

«Февральдә без  барлык  умарталыкларга   паспортлар  тапшырырга уйлыйбыз.   Аннары паспорт нигезендә   һәр умартачылыкка    индивидуаль   номер биреләчәк. Әлегә Россиядә  бу  процедура  белән җентекләп  шөгыльләнүче  бер  төбәк  тә  юк.    Татарстанда    бу  эшне  без   шушы  елның  гыйнварында  башладык», — дип  сөйләде  Динмөхәммәтов.

Аның  сүзләренә караганда,  әлеге  процесс кырларны  химия  белән  эшкәртү аркасында  умарталарның  күпләп  һәлак  булуына  бәйле  барлыкка килде,  мондый   хәл  узган  елның  җәендә  илнең  күп төбәкләренә кагылды.    Алга  таба  мәгълүмат системасы  ярдәмендә  республикадагы  барлык  умарталыкларны  күрергә һәм  умартачыларга  кырларны  инсектицидлар  белән  эшкәртергә  җыену  турында  оператив  рәвештә хәбәр итәргә мөмкин  булачак.  

Бердәм  үрнәктәге  паспортта  умарталыкның  хуҗасы,  аның  урнашкан урыны, умарта  ояларының  саны турында,  шулай  ук  нинди эшкәртүләр  һәм  дәвалау  чаралары  башкарылуы  турында  мәгълүмат булачак.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы умартачыларга паспортлар  алу  турындагы  гариза  белән  үз районында  Дәүләт ветеринария  берләшмәсенә  мөрәҗәгать итәргә тәкъдим  итә.    Тулырак мәгълүматны   проект  кураторыннан  (843) 221-75-88    телефоны  аша  алырга  мөмкин.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International