Россиядә яңа Азык-төлек иминлеге доктринасы расланды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнварда  Россия  Федерациясе   Президенты   Владимир Путин Россия  Федерациясе  Азык-төлек  иминлеге доктринасын яңа редакциядә  раслау  турындагы  указга  кул  куйды.   Документның элеккеге  версиясе  2010 елда   гамәлгә кергән иде.    

Доктрина азык-төлек  иминлеген исәпләү  буенча  моңа  кадәр  кабул ителгән  методиканы  үзгәртүне күздә тота.   Аны  бәяләү  өчен  гомуми  эчке  куллану  күләмендә  үзебездә җитештерелгән  продукциянең  чагыштырма күләме  урынына    үзебезне  тәэмин  итүнең халыкара  күрсәткече  кулланылачак.     Анда  җитештерү  күләменең  куллану  күләменә  чагыштырмасы  гына  түгел,  ә  продукциянең Евразия икътисадый берлегенең  (ЕАЭС)  техник җайга  салу  таләпләренә  туры  килүе,  шулай  ук   азык-төлекне  икътисадый һәм  физик куллану  мөмкинлеге  дә  исәпкә  алыначак.  

Азык-төлек  иминлеге  доктринасына  яңа  товар  төркемнәре  кертелде    – яшелчәләр һәм бакча  культуралары,  җиләк-җимеш, орлыклар.   Эчке куллануда  үзебезнең  продукция: ашлык  95%тан  да  ким булмаска,     үсемлек  мае - 90%тан,    шикәр - 90%тан, ит һәм ит продуктлары  - 85%тан,  сөт  һәм сөт продуктлары -  90%тан,  бәрәңге -  95%тан, яшелчәләр - 90%тан, җиләк-җимеш - 60%тан, балык  һәм балык  продуктлары - 85%тан,   үзебезнең  селекция  орлыклары - 75%тан һәм  аш  тозы 85%тан  ким булмаска тиеш. 

«Азык-төлек иминлеге  доктринасының  яңа   редакциясе Россиянең  актуаль бурычларына туры  килә,   ул илне социаль-икътисадый үстерү   аспектларын  исәпкә  ала һәм  гражданнар  өчен  төп азык-төлек  төрләреннән  файдалана  алуны  киңәйтүгә юнәлдерелгән.   Узган  чорда   Доктринаны  беренче  мәртәбә  кабул  иткән вакыттан  агросәнәгать комплексында  шактый  үзгәрешләр булды, импортны  алыштыру  стратегиясе  тармакны  экспортка яраклы  модель  итеп  үстерүгә юнәлдерү  белән  алышынды.   Яңа  бурычлар  белән  бергә  яңа  базарларда  эшләүгә,  ЕАЭС  һәм башка халыкара  оешмалар  кысаларында  интеграциянең киңәюенә бәйле  хәтәрлекләр дә барлыкка килде.   Ул  Россиянең  азык-төлек  бәйсезлеген ныгытырга  һәм   кулланучыларны,  шулай  ук  үзебезнең  җитештерүчеләрне  якларга  мөмкинлек  бирә», - диде  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев.

 Доктринаны  гамәлгә ашыру  илнең  азык-төлек  иминлеген тәэмин  итәргә, социаль-икътисадый үсеш хәтәрлекләрен  һәм милли иминлеккә  янауларны  фаразларга  һәм булдырмый  калырга,  шулай  ук  Россия  авыл  хуҗалыгы комплексын  һәрьяклап үстерү һәм  халыкның  тормышын  яхшырту  өчен  шартлар  тудырырга  ярдәм   итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International