Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, Татарстанда 2020 елга яшьләр өчен Татарстан Республикасының фәнни грантларына һәм премияләренә заявкалар кабул ителә башлады. Грантлар каралган 20 фәнни юнәлеш арасында “Агросәнәгать комплексы, туфракның уңдырышлылыгын торгызу, игенчелектә адаптив-ландшафт системалары” номинациясе бар; ә премияләр буенча – “Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану” номинациясе.
Конкурста конкурс эшләрен теркәү вакытына 35 яшь тулмаган яшь галимнәр һәм (яисә) яшьләрнең фәнни коллективлары (җитәкчене дә кертеп) катнаша алалар.
Грант конкурсында катнашу өчен нигези һәм кулланма характердагы фәнни тикшеренүләргә заявкалар, шулай ук приборлар һәм җайланмалар, методикалар, технологияләр һәм яңа фәнни-техник продукция эшләү һәм (яисә) төзү буенча материаллар кабул ителә.
Татарстан Республикасының яшь галимнәре өчен республика фәнни премияләрен алуга фәнни эшләр (эшләр цикллары), фәнни белемнәрне үстерүгә өлеш керткән, фәнни бурычларны билгеләүдәге һәм хәл итүдәге үзенчәлеге белән аерылып торучы фәнни тикшеренүләр, методикалар һәм технологияләр өчен приборлар эшләү һәм төзү буенча материаллар кабул ителә. Фәнни эшләр тикшеренү нәтиҗәләре буларак басылып чыкканнан соң карауга алына.
Грант күләме - 250 000 сум.
Премия күләме - 44 000 сум.
Конкурсның тулырак шартлары һәм проектлар тапшыру тәртибе белән ташлама буенча танышырга мөмкин.
Конкурста катнашуга заявкалар 2020 елның 20 гыйнварыннан 2020 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә.