Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларны укырга чакыра

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 10 февраленнән   20 февраленә  кадәр  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү” ФДБМУ    “Татарстан  Республикасының аквакультура  һәм  умартачылык  идарәсе” ДБУ белән  берлектә  «Умартачылыкны  үстерүнең  нәтиҗәлелеген күтәрү»  программасы  буенча  укулар  уздыра.  

Уку   процессында  умартачылык  оештыру  өчен  җир  алу буенча    җентекле   инструкция биреләчәк,  умарта  ояларының     биологиясе  каралачак,  умартачылыкны  алып  бару  технологиясе  каралачак,  экологик  чиста  умартачылык  продукциясе  алу  өчен   заманча  җайланмалар  күрсәтеләчәк,  умарталарда  була  торган  йогышлы  һәм йогышсыз  авыруларны     диагностикалау, дәвалау  һәм  профилактикалау  алымнары  тәкъдим  ителәчәк.   Органик  умартачылык  продукциясе  җитештерүне оештыруга  аерым  игътибар биреләчәк.     

Укулар барышында  профессорлар, институт доцентлары, “Татарстан  Республикасының аквакультура  һәм  умартачылык  идарәсе” ДБУ, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Урман хуҗалыгы  министрлыгы, Татарстан  Республикасы   «Республика ветеринария  лабораториясе» ДБУ хезмәткәрләре һәм башкалар  катнашачак.  

Уку  – түләүсез, уку барышы  -  72 сәгать.

Тыңлаучыларны  теркәү 2020 елның  10 февралендә 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр  булачак.    

Укулар – һәркөнне   8.50 сәгатьтән  16.20 сәгатькә  кадәр.

Курслар оештыручы: профессор, авыл  хуҗалыгы  фәннәре  докторы   Шилов Валентин Николаевич, телефон 8 (843) 277-81-67.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International