Район хәбәрләре: Арча районы 2020 елда 5 мең тоннадан артык ит һәм 65 мең тоннадан артык сөт җитештерүне планлаштыра

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнварда  Арча  районында  терлекчелек  тармагының  2019 елгы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.  Чарада   Арча  районы  башлыгы   Илшат Нуриев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Арча  районы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Ренат Гатиятов, Идарәнең  терлекчелек  бүлеге  консультанты   Роберт Хәйретдинов, район Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  селекция-нәсел  инспекциясе  хезмәте  башлыгы   Зәмхәрия Зарифуллина, район ветеринария  берләшмәсе  җитәкчесе   Ринат Фәйзрахманов, агрофирмаларның,  район хуҗалыкларының  терлекчелек  буенча  белгечләре,  җитәкчеләре  катнашты.    

Идарәнең  терлекчелек  бүлеге  консультанты   Роберт Хәйретдинов хәбәр итүенчә,   авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан  2019 елның  12  аенда     5053,3 тонна ит, (2018 елга  карата 106 %) һәм  61916,5 тонна  сөт  (105%) җитештерелгән.   Декабрьдә сөт  күләме     114%ка җиткән, тулаем савым  – 5252,2 тонна. Эре  мөгезле  терлекләр саны   -  37,1 мең баштан артык.   13215  баш  бозау  туган.  Ул  үз чыгышында  терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм  сыерларның баш  санын арттыруга  игътибар бирде. 

Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  селекция-нәсел  инспекциясе  хезмәте  башлыгы   Зәмхәрия Зарифуллина 2019 елда  терлекләр  үрчетүгә йомгаклар  ясады.    Һәр хуҗалык буенча  башмак таналар  кайтаруга  җентекле  анализ  ясалды.   2020 елның  9 аенда  башмак таналардан  бозаулар  тууга исәп-хисаплар  ясалды.    «Сыерларның  физиологик  торышы  сыерлар буенча  мөһим күрсәткеч, ул  белгечләргә үз эшләрен  планлаштырырга  ярдәм  итә», - дип билгеләп  үтте  белгеч.

Район ветеринария  берләшмәсе  җитәкчесе   Ринат Фәйзрахманов катнашучыларны  терлек азыгы  анализлары һәм  терлекләр  каны  биохимиясе нәтиҗәләре  белән  таныштырды.  Ул хуҗалыкларга   рационнар  төзегәндә  бу  күрсәткечләргә  игътибар итәргә тәкъдим  итте.  

Киңәшмә азагында  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Ренат Гатиятов һәр хуҗалыкның  эшендәге  кимчелекләрне күрсәтте  һәм  2020 елга  бурычлар  билгеләде:  

- сыерларның  баш санын кимендә    2%ка арттырырга (38000 башка җиткерергә);

- 1  сыердан  савымны   5913 кг-га  җиткерергә;

- бозаулар  тууны    13875 башка җиткерергә;

- сөт  җитештерүне    65012 тоннага  җиткерергә;

- ит җитештерүне   5157 тоннага  җиткерергә;

- тәүлеклек  артымны    785 граммга  җиткерергә.

Шулай  ук  терлекчелек  тармагының  2019 елның  декабрь аендагы  эшенә  йомгаклар  буенча  “Кырлай” АФ” ҖЧҖ хуҗалыгына  күчмә  кубок һәм район башлыгы  дипломы  тапшырылды.  

Моннан  тыш,  терлекчелек  тармагының  2019 елгы  эшенә  йомгаклар  буенча  бүләкләр  «Ашыт» ҖЧҖенә,   «Курса МТС» ҖЧҖенә  һәм   «Тукай» ҖЧҖенә бирелде.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International