21 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов селектор киңәшмәсе үткәрде, ул Россиядә соя җитештерүне арттыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзгенең аерымланган структур җүлекчәче – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) вәкилләре, Казан аграр университеты галимнәре катнашты.
Джамбулат Хатуов кузаклы культураларның аеруча перспективалы төрләренннән берсе һәм илнең эчке ихтыяҗларын тәэмин итү өчен зур әһмияткә һәм зур экспорт куәтенә ия булган соя җитештерүне арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Министрның беренче урынбасары сүзләре буенча, 2019 елда соядан рекордлы уңыш җыелды – 4,3 млн тонна, бу 2018 елга караганда 13%ка күбрәк. Культураның уңдырышлыгы гектардан 15 центнерга кадәр җитте. Моңа заманча агротехнологияләр куллану, техника паркын яңарту, шулай ук орлык материалын яхшырту ярдәм итте.
«Россиядә сояның яңа төрләрен чыгару белән унбишләп селекция үзәге шөгыльләнә, аларның тырышылыгы белән Россиянең үз сортлары чыгарылды, алар бер гектардан уңдырышлылыкны 30-40 центнерга җиткерергә сәләтле. Бүгенге көнгә үзебезнең селекция орлыклары чәчү күләмнәре 41,8% тәшкил итә. Агымдагы елда аларны куллануны 5%ка арттырырга кирәк, ә аны чәчү мәйданнарын - 10%ка арттырырга. Моннан тыш, төбәкләр туфракның әчелеген киметү буенча чараларны дәвам итәргә тиеш – бу масатлар өчен 2020 елга 1 млрд сум акча бүленде», - диде Джамбулат Хатуов. Элегрәк Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанның әче туфракны известьлау буенча алдынгы төбәкләр арасында булуын билгеләп үткәннәр иде.
.jpg)
Киңәшмә барышында сояның читтән кайтарыла торган орлык материалын үзебезнекләр белән алыштыру һәм үзебезнең селекция продукциясен кулланучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең санын арттыру мөмкинлекләрен карадылар. Россия галимнәренә 2025 елга үзебезнең селекция орлыкларын куллануны 70%ка җиткерү өчен аларның сыйфатын яхшырту бурычлары куелды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 2019 елда Татарстан Республикасында соя 12 муниципаль районда 4,2 мең га мәйданда үстерелгән, тулаем җыем 4,7 мең тонна булган (эшкәртелгәннән соң калган авырлыгы), уртача уңдырышлылык - 11,3 ц/га.
2020 ел уңышы өчен 577 тонна чәчүлек материалы салынган, бу 6,0 мең га мәйданга исәпләнгән, шуның 32 %ы - оригиналь һәм элиталы сортлар. Үзебезнең селекция орлыклары 200 тонна (35%) тәшкил итә, бу 2,1 мең га мәйдан өчен. Гомумән алганда, 2020 елда соя чәчү мәйданын узган елгы дәрәҗәдә (4,2 мең га) саклап калу планлаштырыла.
Татарстан Республикасында соя җитештерү белән "Восток-Зернопродукт" АҖенең Әлки филиалы, Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ, «Коммуна» ҖЧҖ, Спас муниципаль районының «Мөхәммәтова А.Д» КФХ, «Планин А.В» КФХ, «Семушкин Ю.А.» КФХ шөгыльләнә.
Республикада күбрәк үзебезнең селекция орлыклары кулланыла, болар –
Чера 1, Припять (Беларусь Республикасы белән берлектә), Миләүшә, Самер 1, Самер 2, Ланцетная; чит ил селекциясеннән – Аннушка, Мерлин, ОАК Пруденс, Аляска.
Киңәшмә йомгаклары буенча 2020 ел уңышы өчен һәм киләчәктә 2025 елга кадәр соя чәчүлекләрен арттыру бурычы куелды.