Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре пестицидлардан һәм үсемлекләрне яклау чараларыннан бушаган тараларны түләүсез утильләштерүгә тапшыра алалар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,   2019 елда  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау  чараларыннан  бушаган   25,9 тоннадан  артык  канистр һәм 14,8 тоннадан  артык   биг-беглар  кабат  эшкәртүгә  җибәрелде, бу  узган  елдагыдан  3 мәртәбә  диярлек  күбрәк.   Бу  процесста    Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Әтнә, Алабуга, Биектау, Баулы, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары  активлык  күрсәтте. 

 Пестицидлардан  бушаган тараларны  утильләштерү авыл  хуҗалыгында  мөһим мәсьәләләрнең  берсе, чөнки алар  экологиягә  үсемлекләрне яклау  чараларының үзләреннән  күбрәк  тә  зыян  китерергә  мөмкин.  

Шуны  әйтергә  кирәк,  2016 елның 1  июленнән калдыклар  белән эшләүнең  яңа  кагыйдәләре  гамәлгә кертелде,  алар  “Җитештерү һәм куллану  калдыклары  турында”    2014 елның 29 декабрендәге  458-ФЗ номерлы  Федераль  закон  нигезендә  билгеләнде.    Калдыклар белән  эшләү  тәртибен  бозган өчен  Россия  Федерациясенең Административ хокук бозулар  турында  кодексының  8.2 статьясы белән  административ  җаваплылык    каралган.   Бу   статьяның  санкцияләре  300 мең  сумга  кадәр  штраф   түләтүне  һәм  предприятиенең эшчәнлеген 90  тәүлеккә  кадәр   туктатып торуны  күздә тота.  

2018 елдан  “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  республикада  буш  таралар һәм биг-беглар  турында  мәгълүмат  җыю  белән  шөгыльләнә башлады.    Тараларны  җыю  һәм чыгару  махсуслаштырылган  оешма тарафыннан,  кирәкле  барлык  документларны  тапшырган  килеш, түләүсез  башкарыла.  

Республиканың  күпчелек  хуҗалыклары, тараларны  үзәкләштерелгән рәвештә  җыеп,  үсемлекләрне  яклау  чараларын бирүчеләргә җибәрәләр.   

 2020 елда  да  бу  юнәлештә  эш  дәвам итәчәк.  

Хуҗалыкта  буш  таралар  булса һәм алар  тапшырырга  әзер  икән, (843) 277-88-80 телефоны  аша  йә E-mail: rscrtzr@mail.ru электрон адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International