Марат Җәббаров Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең һәм Дәүләт ветеринария хезмәтенең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге һәм экспортны арттырудагы ролен билгеләп үтте

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 гыйнварда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында «Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге Татарстан  Республикасы Идарәсенең һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт ветеринария  хезмәтенең 2019  елдагы  эшенә  йомгаклар һәм 2020 елга  өстенлекле бурычлар” темасына киңәйтелгән  утырыш  узды.   

Чарада   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,  Ветеринария  һәм фитосанитар  күзәтчелек  буенча  федераль  хезмәт җитәкчесе  урынбасары    Константин Савенков,  Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелегенең  Татарстан  Республикасы Идарәсе җитәкчесе  Нурислам Хәбипов,    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе  башлыгы     Алмаз Хисаметдинов һәм бюашка  җаваплы затлар  катнашты.  

Киңәшмәдә төп  темалар булып, Татарстан  белән чиктәш территорияләрдә АЧС (африка дуңгызлар  чумасы) теркәлүгә бәйле  рәвештә,  Татарстанга  терлекләр кайтаруга һәм аннан  чыгаруга контроль, эре  мөгезле  терлекләрдә лейкоз буенча  эшне көчәйтү, биологик  калдыкларны  утильләштерү һәм хайваннарны  чиплаштыру  мәсьәләләре  каралды.   

Үз нотыгында  Марат Җәббаров Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге Татарстан  Республикасы Идарәсенең һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт ветеринария  хезмәтенең    азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итүдәге   һәм Татарстан  Республикасы АПКсының экспорт куәтен   арттырудагы  ролен  билгеләп  үтте.     

«Татарстан  Республикасы – Россиядә иң эре  терлекчелек  төбәкләреннән  санала.  Бездә   1 млн. баштан  артык  эре  мөгезле  терлек,  шул  исәптән    345 мең  сыер, шулай  ук   485 мең  баш дуңгыз,   330 мең  баш  сарык һәм кәҗә,    19 млн. баш кош-корт  исәпләнә.     Татарстанның терлекчелек  продукциясе  чималын  эре  җитештерүче генә   түгел, ә  продукцияне тирәнтен  эшкәртүче һәм органик,  экологик  имин азык-төлек  продуктлары   җитештерүче  булырлык  зур мөмкинлекләре  бар.  

Бу шартларда  хайваннар  һәм кеше  гомере  һәм сәламәтлеге  өчен  куркыныч тудыручы  авыруларның  республика  территориясенә  үтеп  керү һәм таралу  куркынычы  булу  аграрийлар,  фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучы    гражданнар  өчен  актуаль һәм мөһим проблемаларның  берсе  булып  кала.    Африка дуңгызлар  чумасы,  тилчә  (ящур), кошлар гриппы  һәм башка авырулар  Россия  Федерациясенең  безнең  белән  чиктәш төбәкләрендә  даими  рәвештә  теркәлеп  тора.    2019 ел  йомгакларыннан  күренгәнчә,  Татарстан  Республикасының  дәүләт ветеринария  хезмәте  кеше  һәм хафаннар  өчен  уртак  булган куркыныч йогышлы  авыруларның  безнең  территориягә  үтеп керүен һәм таралуын  булдырмау  буенча   кирәкле  барлык  чараларны  күрә», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

 Министр шулай  ук  халыкара  сәүдә  мәйданчыкларында Россиянең абруе  арта  баруын һәм терлекчелек  продукциясен,  шулай  ук  хайваннарны  имин    йөртү системасының    мөһимлегенә дә  тукталды.   

«Татарстанның    имиджын  хуплау  өчен  фитосанитар таләпләргә, шулай  ук  импортер-илләрнең сыйфат һәм иминлек  таләпләренә  туры  килми  торган  товарларның  экспортка чыгуын  булдырмау  буенча     чаралар    комплексын  оештыруны  таләп  итә», - дип ассызыклады  Марат Җәббаров. 

Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге  тарафыннан  будырылган  мәгълүмат системалары  комплексы  бүген үк  инде тышкы  һәм эчке  базарлардагы  вәзгыять белән  идарә  итәргә ярдәм  итә. Гамәлдәге «Меркурий»   электрон   ветеринария   сертификациясе системасы  терлекчелек  продукциясен барлык  җитештерү һәм сату  этапларында  күзәтеп  барырга, азык-төлек  продуктларының  биологик  иминлеген  тәэмин  итәргә   ярдәм  итә.     2019 елда  әзер  сөт продукциясе  электрон   ветеринария   сертификациясе системасын (ЭВС) үтәргә тиешле  товарлар  исемлегенә  кертелде.  

«Сезгә барыгызга  да  республиканың эпизоотик  иминлеген һәм  кешеләр  сәламәтлеген  саклауда  зур  уңышларга  ирешүегезне телим.   Республика   һәм шулай  ук  тулаем илебез өчен  мөһим булган  һәм стратегик  бурычлар   республиканың  ветеринария белгечләре тарафыннан    алга  таба  да  үтәләчәгенә ышанып калам», - диде  вице-премьер, нотыгын тәмамлап.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International