Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика көненә багышланган конкур буенча III халыкара турнир узды. Шулай ук Казан ипподромы территориясендә илнең иң дәрәҗәле - Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышлары узды. Ярышларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ольга Гатагова, Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Россия Федерациясе Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнаштылар.
Конкур буенча халыкара ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 160 ат чабышта катнаштылар. Турнир Россия Ат спорты федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Газпром СПГ-технологии» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды. Дарья Самохина конкур буенча Татарстан Республикасы Рәисенең IIIнче призында Гран-при отты. Ярышларда җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина бүләкләде.
Быел ярышларда Россиянең 28 төбәгеннән 190 ат катнашты. Ярышлар 14 номинация буенча узды, аларның кайберләре Казан ипподромында беренче мәртәбә узды. Болар - өчлек чабышы һәм өчле атларда фигуралы йөрү (котильон). Гомуми приз фонды 38 млн сум иде.
Өлкәннәр һәм балалар өчен киң күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Бәләкәй кунаклар атларда һәм пониларда йөрделәр, төрле осталык классларында, шулай ук төрле интерактив аттракционнарда катнаштылар. Өлкәннәр исә Татарстан Республикасының милли һөнәрчеләр ярминкәсеннән һәм фермер продукциясеннән тәм-ямь таптылар.
Татар токымлы атларның «Аргамак» призына 1800 метрлы дистанциядә беренче чабышында ТР Барс айгырында Әхмәт Усманов җиңде.
«Рус өчлеге» призына 1600 м дистанциядә Вологда өлкәсеннән Напуск , Лайнер һәм Линкольн айгырлары җиңү яулады.
2400 м дистанциядә «Орел юртак атлар заводы» призына Манускрипт 52 кушаматлы атта Раил Габдрәшитовка тиңнәр булмады.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына чабышта беренче булып «Карсавий» (җайдак Мирбәк Мамуров) финишка килде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына 1600 м аралыкта Блумфилд 7 айгырында Андрей Вилкин җиңү яулады.
Иң көчле атларның берсе Татарстан Республикасы Рәисе призына чыкты. Алар 2400 метрлы арада ярыштылар. Бу чабышта беренче Инструктор кушаматлы айгыр (җайдак Мырзабәк Каппушев) финишка килде.
Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлеге Президенты призына чабышлар узды. 1800 м арада Хамазат Улубаев ияре астындагы чиста канлы гарәп токымлы Тауфик кушаматлы ат җиңү яулады.
Иң көтелгән Россия Федерациясе Президенты призына чабышларда Тэп Лидер атында җайдак Мирбәк Маровка тиңнәр булмады. Тэп Лидер быел бөтен ат чабышлары тарихында яңа рекорд куйды.
Ат чабышлары белән беррәттән татар эстрадасы йолдызлары Раяз Фасыйхов, Гөлназ Исаева һәм ТР халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгышлары да булды.