Владимир өлкәсендә 2025 елда машина белән сыер саву операторлары арасында һөнәре буенча иң оста 29нчы бөтенроссия конкурсы узды. Ярышлар Юрьев-Польск районында «Шихобалово» АҖ фермасы базасында һәм Суздаль районының Владимир аграр көллиятендә 49 субъекттан 58 белгеч арасында узды.
Конкурсның абсолют чемпионы булып Вологда өлкәсеннән Мария Зубова танылды. Аңа ярышларның төп призы - автомобиль ачкычлары бирелде.
«Һөнәри стажы 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган хатын-кызлар» номинациясендә 3нче урынны Татарстан Республикасыннан Рүзилә Латыйпова алды. Аңа 150 мең сумлык сертификат бирелде.
Конкурста катнашучыларны дүрт этапта бәяләделәр: һөнәри белемнәрен сынау; саву аппаратын сүтеп җыю буенча практик күнекмәләрне бәяләү; катнашучының санитария әзерлеген бәяләү һәм саву җайланмасын эшкә әзерләү, сыер саву.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой, авыл хуҗалыгы – икътисадның гына түгел, илебез азык-төлек иминлегенең дә төп нигезе, дип ассызыклап әйтте. "Сөтчелек тармагы авыл хуҗалыгының терәге булып тора, чөнки ул сөт кенә түгел, ит тә. Һәм, гомумән алганда - бу безнең ил өчен традицион булган авыл тормышы рәвеше. Бездә терлекчелек тармагы актив үсә", - диде ул.
Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев, уйлап эшләнгән аграр сәясәт нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы үсә, эшкәртү предприятиеләре төзелә, дип билгеләп үтте. "Әмма техника ничек кенә камил булмасын, аның йөрәге һәм җаны – кеше. Сезнең барыгызга да үз көчегезгә ышаныч, яңа танышулар һәм файдалы тәҗрибә уртаклашулар телим. Арагыздан иң көчлесе җиңсен, ә бәхет һәркемгә елмайсын", - диде ул.
Конкурсның пленар утырышы барышында шулай ук машина белән заманча сыер савуны үстерү һәм сөт терлекчелегенең инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре каралды.