Марат Җәббаров Түбән Кама муниципаль районында урып-җыюның барышы белән танышты

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районында булды.

Министр Шенгәлче авылында «Орсис-Агро» ҖЧҖендә арпа җыюның барышын карап чыкты, ул 170 га мәйданда үстерелгән. Республика буенча барысы 260,5 мең га мәйданда арпа суктырылган, бу планнан 83% тәшкил итә.

Аннары министр балалар һәм яшүсмерләр өчен булган «Камский Артек» савыктыру, ял итү һәм аларның шөгыльләрен оештыру үзәгендә булды. Биредә «Лига Форум» XI студентлар мәгариф форумы уза. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә һәм, гадәттәгечә, төбәк яшьләр сәясәтенең флагман проекты булып тора.

Шулай ук Түбән Кама муниципаль районында Марат Җәббаров «Корабельная роща» шифаханә-профилакториен реновацияләү проектын эшләтә башлау тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International