Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай Выселкасы авылында агротехнологик класслар ачылды.
Район башлыгы Дмитрий Иванов бу вакыйганың районның киләчәге өчен мөһимлеген билгеләп үтте: “Бүген без агросәнәгать комплексын үстерүдә мөһим адым ясыйбыз. Бу класслар безнең хуҗалыклар өчен кадрлар алачыгы булачак, яшьләргә сыйфатлы белем алырга һәм туган җирләрендә эшләргә ярдәм итәчәк”.
Татарстан Республикасында агротехнологик класслар булдыру «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аларны булдыруның максаты - гомуми белем бирү оешмасының, профильле югары уку йортларының, профильле көллиятләрнең һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын булдыру.
Классларда биологияне, физиканы, химияне, математиканы тирәнтен өйрәнеп, профильле белем бирүнең заманча моделе, шулай ук агротехнология юнәлешендәге электив курслар оештырылган. Укыту эш бирүче, мәктәп, урта һөнәри белем бирү оешмасы һәм югары уку йорты арасындагы тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнәчәк. Агрокласслар 7, 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен ачыла.
«Чистополье» ХК генераль директоры Наил Залаков, компаниянең мәгарифкә ярдәм итүе киләчәккә инвестицияләр кертү ул, дип ассызыклады: «Без, квалификацияле белгечләрдән башка, заманча авыл хуҗалыгын үстерү мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Шуңа күрә без, балаларыбыз барлык кирәкле белем һәм күнекмәләрне алсын өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы проектларына ярдәм итәргә әзер».
Чистай Выселкасы мәктәбе классларына капиталь ремонт ясау, кирәкле җайланмалар белән тәэмин итү, шулай ук профильле фәннәр педагоглары өчен кызыксындыру түләүләре ««Чистополье» ХК АҖ акчалары исәбенә башкарылачак.