Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIII республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 29 августы, җомга

Эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында һәм Республика Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальнең максаты - яңа буын кадрлар булдыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.

Үзешчән артистлар үзләренең сәләтләрен «Музыка», «Хореография», «Минута славы» һәм «Визитка-презентация» номинацияләрендә ялгыз да һәм команда зачетында да күрсәтә алалар. Күрсәтелә торган номерларның тәкъдим ителгән тематикасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы.

Яңа проектта катнашу өчен республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге вәкилләре чакырыла.

Чара кысаларында зона турлары, финал һәм гала-концерт быел октябрь-ноябрь айларында Чаллы, Әлмәт, Зеленодольск һәм Казан шәһәрләрендә узачак. Фестивальдә катнашу өчен 2025 елның 6 октябренә кадәр фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк: https://www.bzzm.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International