30 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» «Терлекчелек» һәм «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» юнәлешләре буенча укулар башлый. Үз агробизнесын булдыру һәм аны уңышлы үстерү өчен барлык кирәкле белем һәм компетенцияләр бирүне максат итеп куйган белем бирү программасы Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Проектта авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган яки инде моңа кадәр эшләп торучы фермерлар да катнаша ала. Фермерлык эшенә ярдәм итү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Моңа кадәр узган биш Мәктәп эчендә 179 фермер үз квалификацияләрен күтәрделәр, алар теоретик белем алдылар, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, яңа, заманча агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның әйдәп баручы предприятиеләрендә практика уздылар һәм үз бизнес-планнарын эшләделәр. Быел 35 кешене укыту планлаштырыла.
Катнашу өчен 2025 елның 7 сентябренә кадәр Свое Фермерство аша гариза бирергә кирәк, ә документлар исемлеген, презентацияне һәм/яисә видеороликны электрон адреска җибәрергә кирәк булачак: sh.fermer_rt@mail.ru. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» дигән 288 сәгатьлек һөнәри яңадан әзерлек программасы буенча түләүсез уку мөмкинлеге алачак һәм соңыннан тиешле үрнәктәге диплом биреләчәк.