Министрлыкта Мавританиянең Россиядәге Илчесе Сидати Шәех Ульд Әхмәт Аиша булды

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Мавритания Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сидати Шәех Ульд Әхмәт Аиша белән эшлекле очрашу узды.

Очрашуда шулай ук «РАЦИН» АҖенең коммерция директоры Айдар Зарипов, «Скопа» ҖЧҖ директоры Радим Вәлиев, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Хәкимов, азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабүтдинов катнашты.

Министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы халыкны төп продукция төрләре белән тулысынча тәэмин итә һәм Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча – 1нче урында; бәрәңге җитештерү буенча – 2нче урында; терлек һәм кош ите җитештерү буенча – 8нче урында; йомырка җитештерү буенча – 7нче урында; ашлык җитештерү буенча 10нчы урында тора, дип ассызыклады.

Рөстәм Гайнуллов, Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәте шактый зур, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча сөт, ит һәм кондитер продукциясе буенча да, дип сөйләде.

Катнашучылар Татарстан белән Мавритания арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, сәүдә-икътисадый багланышларны ныгыту кирәклеген билгеләп үттеләр.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасыннан Мавритания Ислам Республикасына бодай, коры сөт, шулай ук үсемлек мае экспортлау мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International