Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның товар һәм нәселле башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга: беренчесенә - 80,0 мең сум һәм икенчесенә 90,0 мең сум исәбеннән - чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар 2025 елның 8 сентябреннән 18 сентябренә кадәр кабул ителә.

Документлар “Минем субсидияләр” (”Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: Галимҗанова Рамилә Риф кызы 8(843) 221-76-88 (8801)

Документлар исемлеген алу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-priobretenie-tovarnogo-i.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International