Министрлыкта Каракалпакстан Республикасы делегациясе булды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Каракалпакстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.

Каракалпакстан делегациясен Каракалпакстан Республикасының инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Темирбәк Танирбергенов җитәкли. Аның составына шулай ук Каракалпакстан Республикасының Кунград районы хакиме урынбасары Фәрит Абдимәҗитов, Каракалпакстан Республикасының Амударья районы хакиме урынбасары Хәмзә Хәйтимбәтов, «Aziz Barmen» компаниясе директоры Азиз Айтбаев кергән.

Рөстәм Гайнуллов Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм республиканың экспорт куәте турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә торуын билгеләп үтте.

«Ит һәм ашлык белән тәэмин ителеш – 100%тан артык, сөт буенча – 160%тан артык, шикәр буенча — 260%тан артык, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 мәртәбә артык», - дип ассызыклады ул.

Очрашу барышында катнашучылар Каракалпакстан Республикасы территориясендә җиләк-җимеш-яшелчә эшкәртү предприятиесен һәм сөтчелек комплексларын урнаштыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International