«Казан» агросәнәгать паркында республиканың «Бакчачы көне - 2025» узды. Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов булдылар.
"Бакчачы көне" - җирне яратып, аннан тәм табып эшләүче һәм мул уңыш алучы кешеләрне хөрмәтләү өчен менә дигән көн. “Сезнең хезмәт – ул хобби гына түгел, ул белем, тәҗрибә һәм, әлбәттә инде, үз эшеңә зур мәхәббәт таләп итә торган җитди эш. Сез үз мисалыгызда җирдән нәтиҗәле файдаланып, экологик чиста продуктлар үстерергә мөмкин булуын, шуның белән гаиләләрегезне файдалы витаминнар белән тәэмин итеп булуын күрсәтәсез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Бүген Татарстанда бакчачылык өлкәсе алга киткән, республикада 1 миллионнан артык кешене берләштерүче 900дән артык бакчачылык хуҗалыгы исәпләнә.
Министр әйтүенчә, безнең республика Россиядә бакчачыларның проблемалары дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган төбәкләрнең берсе, андыйлар ил күләмендә күп түгел. Татарстанлылар тормышында бакчачылыкның ролен аңлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән СНТ инфраструктурасын торгызу һәм үстерү буенча киң күләмле программа гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады министр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында күмәк бакчачылыкны үстерүгә өлеш кертүче алдынгыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Бүген безнең бакчачылык ширкәтләре яңа юнәлеш алды. Кешеләр өчен бакча файдалы яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү урыны гына түгел, ә республикабызның күп бакчачылары өчен даими яшәү урыны да булып тора”, - дип билгеләп китте Илья Слесарский.
“Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бакчачылыкка бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм социаль әһәмиятле тармакны үстерүгә кызыксыну уята һәм безгә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады ул.
Чара кысаларында Югары Ослан, Зеленодольск, Тукай, Түбән Кама, Биектау, Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре бакчачыларының продукцияләре күргәзмәсе узды, анда кунаклар өй шартларында әзерләнгән продуктлар һәм фермерларның яңа өлгергән, сыйфатлы, чиста бакча продукциясен сатып ала алдылар.
Бәйрәм кунаклары өчен коры чәчәкләрдән, китап, дәфтәр арасына кыстыргычлар, балавыздан шәмнәр ясау, шкатулкалар ясау, кашпо бизәү һәм агач киселешләрендә сурәтләр ясау буенча төрле осталык класслары оештырылды. Күңел ачу программасы кысаларында Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев, артист-мультиинструменталист Фәнзил Шәрифуллин, «Аккордеон Старс» дуэты һәм Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, «Юки» вокал триосы һәм башкалар чыгыш ясады.