Татарстанда 60 хуҗалык өчен терлекчелекнең калдык продуктлары белән эш итүгә техник шартлар булдырылды

2025 елның 5 сентябре, җомга

«АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлекчелекнең калдык продуктлары белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә. Лаборатор тикшеренүләр уздырудан тыш, филиал белгечләре терлекчелекнең калдык продуктларын вакытында контрольгә алырга һәм алар белән дөрес эш итәргә ярдәм итә торган техник шартлар эшлиләр, гамәлдәге законнарны бозу куркынычын киметәләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыралар.

2025 елның 1 сентябренә филиалның сынау лабораториясе белгечләре республиканың 60 эре һәм урта терлекчелек һәм кошчылык хуҗалыгы өчен терлекчелекнең калдык продуктларын куллануга техник шартлар әзерләгәннәр инде.

– Безнең филиал тарафыннан агымдагы елның языннан эшләнә торган техник шартларга карата аграрийларның игътибары арта, чөнки бу калдык продуктларның барлык кирәкле таләпләргә һәм иминлек нормаларына туры килүен тәэмин итәргә һәм киләчәктә терлекчелекнең калдык продуктларын ирекле файдаланырга һәм уңышлы сатарга мөмкинлек бирә, – дип, төгәллек кертте «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.

Эшләнгән техник шартларда терлекчелекнең калдык продуктларын куллануның билгеләнеше һәм өлкәсе, эшкәртү ысуллары, продукцияне куллану характеристикалары, кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен иминлек таләпләре һәм куллану шартлары турында катгый тәртиптә мәгълүмат бирелә.

Терлекчелекнең калдык продуктларына лаборатория экспертизасы аларда агулы элементлар булуга, калган пестицидлар микъдарына тикшерүне, шулай ук сыйфат күрсәткечләрен – гомуми азот, гомуми фосфор, гомуми калий, органик матдәләр күләмен, дымлылык, рН, коры калдык, катнашмалар күләмен, кисәкчекләрнең зурлыгын билгеләүне үз эченә ала.

2025 елның 8 аенда филиалның сынау лабораториясендә терлекчелекнең калдык продуктларыннан 98 проба (үрнәк) алганнар һәм анализлаганнар, 588 тикшеренү уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International