Кем ул дроппер һәм ничек дроппер булып китмәскә?

2025 елның 5 сентябре, җомга

Дропперлар, яки дроплар - ул мошенниклар урлаган акчаларны кулга төшерүдә катнашучы кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер суммада акча күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.

Кайчакта дропперга аңлы рәвештә, тиз һәм җиңел акча эзләп баралар. Әмма шул ук вакытта алар җинаятьтә катнашучыга әйләнүләре турында оныталар. Әмма кеше, белмичә, мошенникларга хезмәт күрсәткән очраклар да еш була. Кызганычка каршы, моны белмәве аны җаваплылыктан азат итми.

Дропперларга җинаять җәзасы яный, һәм тагын алар Үзәк Банкның махсус базасына эләгәләр, 2024 елның 25 июленнән кредит оешмалары аларга счетларга һәм карталарга керү мөмкинлеген чикли.

Регулятор базасына керү мөмкинлеге барлык банкларда да бар, шуңа күрә дроппер счетлары буенча дистанцион операцияләр берьюлы барлык кредит оешмаларында да ябыла.

Кем дроппер булып китәргә мөмкин соң?

Хәтәр зонада - акчага мохтаҗ һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында акча эшли алмаган кешеләр. Һәм беренче чиратта, мәктәп укучылары, яшүсмерләр һәм студентлар. Картаны 14 яшьтән үк ачып була бит, җинаятьчеләр, шуннан файдаланып, яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итәләр дә инде.

Җинаятьчеләр еш кына үз тарафдарларын социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм белдерүләр такталары аша эзли:

- Банк картасы алырга тәкъдим итәләр һәм рәхмәт йөзеннән аны яисә аның реквизитларын башка кешеләргә тапшырырга кушалар.

- Кешенең онлайн-банкингына керү мөмкинлеген алырга телиләр.

- Картага яки кәрәзле телефонга янәсе ялгыш акча күчергәннәр, шуннан соң күчерелгән сумманы башка счетка кайтаруны сорыйлар.

- Социаль челтәрләрдә конкурс яки лотерея администраторы булырга тәкъдим итәләр, аның ваәзыйфасы «отыш»ны күчерүдән гыйбарәт була.

Үзең ничек дроппер булып китмәскә һәм якыннарыңа мондый “кара ятьмәгә” ничек эләкмәскә соң?

- Исегездә тотыгыз, тиз һәм җиңел акча эшләп булмый. Әгәр вакансиядән нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлашылмый икән, эш тәҗрибәсе таләп ителми һәм "Минимум көч!", "Көндәлек түләүләр", “Керем чикләнми” һәм башка шундыйрак гыйбарәләр була икән - моннан шикләнергә кирәк.

- Чит кешеләрдән «очраклы» кергән теләсә нинди акчаларны банк аша гына кайтарыгыз.

- Үзегезнең шәхси һәм финанс белешмәләрегезне саклагыз: картагызның реквизитларын шикле сайтларда һәм анкеталарда калдырмагыз, шикле сылтамалар буенча күчмәгез һәм смслар аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.

- Әгәр сезнең яшүсмер балалар яки энекәшләрегез һәм сеңелкәшләрегез булса, аларны дропперлар барлыгы турында кисәтегез. Аларга, шәхси һәм финанс белешмәләрен тапшыруга бәйле хезмәт хакы тәкъдим ителгәндә, - пауза алырга кирәклеген һәм ата-аналарга, укытучыларга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.

- Мошенниклар бик үзсүзле булырга һәм үз максатларына ирешү өчен шантажлый, куркыта башларга мөмкин. Бу вакытта үгетләүләргә һәм куркытуларга бирешмәскә, үз-үзеңә бикләнмәскә, ә берәр өлкән кеше белән сөйләшергә кирәк.

- Әгәр яшүсмер акча эшләргә тели икән, моның өчен аның белән мөмкин булган вариантлар турында фикер алышыгыз, төрле юллар булуын аңлатыгыз һәм өстәмә эш табарга ярдәм итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International