Сезнең ярдәм белән безнең өстәлләр тәмле ризыклар белән тулы, нәкъ менә сез игенчелек традицияләрен саклыйсыз, бөтен ил икътисадына үзегездән зур өлеш кертәсез. Сезнең - фермер хезмәтегез гади генә хезмәт түгел ул. Россельхозбанк һәм «Комсомольская правда» медиатөркеме Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «25 легендар фермер» премиясен гамәлгә куйдылар.
Чара бушлай узачак һәм анда инде танылган фермер хуҗалыклары да, әле күптән түгел генә эшли башлаган һәм киләчәккә зур өметләр бирә торган проектлар да катнаша ала.
Премиягә конкурсантлар арасыннан түбәндәге номинацияләрдә иң яхшыларын сайлап алачаклар:
Фермерлар династиясе - авыл хуҗалыгында берничә буын вәкилләр эшли торган иң яхшы гаилә предприятиесе;
Кискен борылыш - нигез салучысы / нигез салучылары авыл хуҗалыгына бөтенләй башка эшчәнлек өлкәсеннән килгән фермерлык предприятиесе;
Агротуралар - авыл көнкүреше белән кызыктырып, туристлар өчен экскурсияләр яисә турлар оештыручы фермалар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Ел фермеры. Ел йомгаклары буенча аеруча зур нәтиҗәләргә ирешкән агропредприятие;
Агробизнеста хатын-кыз - фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тармакта зур уңышларга ирешкән хатын-кыз җитәкчеләре;
Агроблогер - авыл хуҗалыгы һәм аграр секторда эшләү темасына блог алып баручы фермер;
Фермада инновацияләр - робот техникасын, инновацион һәм автоматлаштырылган процессларны актив кертүче фермерлык предприятиесе.
Катнашуга гаризаны 14 сентябрьгә кадәр премия сайтында җибәрергә мөмкин: https://legendarnye-fermery.kp.ru/
Һәр катнашучы өч номинациягә кадәр сайлый ала.
ПРЕМИЯ ТУРЫНДАГЫ НИГЕЗЛӘМӘ
Сезне Премиядә катнашучылар арасында күрүебезгә шат булачакбыз!