Татарстанда бөртекле культуралар мәйданының 79%ы җыелган

2025 елның 6 сентябре, шимбә

Урып-җыю кампаниясенең барышы, ашлык киптерү комплексларының эше һәм терлек азыгы әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр билгеләп үткәнчә, явым-төшемгә карамастан, урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүгенгә 971 мең га яисә барлык мәйданның 79% ы суктырылган. 3 млн 827 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 39,4 ц/га.

Майлы культуралардан сабан рапсын җыялар. 158 мең гектардан 55 мең гектар суктырылган, шуларның 16 мең гектары - көзге рапс, аны урып-җыю тәмамланган. Бер үк вакытта бәрәңге һәм шикәр чөгендере дә алына. "Синоптиклар фаразлары буенча киләсе атна күбесенчә явым-төшемсез көтелә. Хезмәттәшләр, әлеге форсаттан файдаланып калырга кирәк һәм кырлардан бөртекле һәм майлы культураларны җыеп бетерү өчен бөтен көчегезне куюыгызны сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Сигез районда: Аксубай, Кайбыч, Мамадыш, Әлки, Саба, Чистай, Буа һәм Чүпрәле районнарында барлык мәйданның 90%тан артыгы суктырылган. Азнакай (15,7 мең га), Зәй (11,6), Сарман (11,4), Питрәч (10,8) һәм Апас (10,5) районнарында 10 мең гектардан артык бөртекле культуралар суктырасы бар әле.

Агымдагы урып-җыю кампаниясе өчен төп кыенлык - ашлыкның дымлылыгы югары булу -18-20% һәм аннан да күбрәк. Бу урып-җыю техникасына, ындыр табакларына, шул исәптән ашлык киптерү җайланмаларына йөкләнешне сизелерлек арттыра. Хуҗалыкларда 408 ашлык киптерү комплексы бар, алар тәүлеклеккә 210 мең тонна ашлык киптерә ала. Әмма дымлы ашлыкны берничә тапкыр киптерергә туры килә, шуның аркасында җитештерүчәнлек тә күпкә кими. «Агымдагы елның урып-җыю чорындагы һава шартлары ашлык киптергечләрне модернизацияләү кирәклеген тагын бер кат раслады. Алар ашлыкны саклап калып, хуҗалыкларга уңыш югалтуларын 15-20%ка кадәр киметергә ярдәм итә», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Шикәр чөгендерен ун районның алтысында җыя башладылар. Бүгенгә ул 4,5 мең га мәйданда чыгарылган, бу мәйданның 8%ы. 200 мең тоннадан артык җыелган, уңдырышлылык - 445 ц/га. Ике шикәр заводы да чөгендерне кабул итә һәм эшкәртә башлады. Бүгенгә барысы 89 мең тонна кабул ителгән, 52 мең тонна чимал эшкәртелгән. Яңа уңыштан 5 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән. Татлы тамырның уртача шикәрлелеге 15% чамасы тәшкил итә.

Урып-җыю белән беррәттән көзге культуралар чәчү дә дәвам итә. Планлаштырылган 500 мең га мәйданның 280 мең гектары (56%) чәчелгән.

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, министр авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 441 мең тонна печән (планнан 135%) һәм 2 млн 938 мең тонна сенаж (ихтыяҗдан 90%) әзерләнүен әйтте. Шартлыча 1 баш терлеккә 23,2 центнер азык туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 20,7 центнер булган.

Шәхси хуҗалыкларда печән әзерләү төгәлләнде. 523 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни ихтыяҗка карата 115%. Узган елдан калганны исәпкә алып, тәэмин ителеш 130% тәшкил итә. 19 районда силос әзерләүгә керештеләр. Бүгенгә 91 мең тонна әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International