ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Казан ипподромында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең хисап конференциясе узды. Анда шулай ук Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин, Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева катнашты.

Бөтен ил буйлап — Россиянең Үзәк өлеше, Төньягы, Көньягы һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш буйлап сәяхәт итү юллары һәм әзер маршрутлар https://путешествуем.рф сайтында күрсәтелгән. Алар табигать белән хозурланып кына калмыйча, ә табигатьне саклауга шәхси өлеш кертергә дә мөмкинлек бирә.


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә хайваннардагы зарарлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде.

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда татарстанлылар Казанда, Чаллыда, Зеленодольск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында оештырылган ярминкә мәйданчыкларында булдылар. Аларда республика районнары, агрохолдинглар вәкилләре һәм җирле фермерлар үзләренең сыйфатлы продукцияләрен тәкъдим иттеләр.


21
март, 2026 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы һәм республика агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россельхозбанкның «Свое фермерство» платформасы командасы «Яшь фермер навигаторы» бүлегенең киң күләмдә яңартылуы турында игълан итә. Сервисны үстерү кысаларында агробизнесның актуаль юнәлешләре өстәлгән, бизнес‑планлаштыру инструментлары киңәйтелгән һәм коммерция өлеше яхшыртылган.


17
март, 2026 ел
сишәмбе

Традицион шәрык татлысы чәк-чәк - Татарстанның визит карточкасы һәм төрки халыкларның кулинария мирасының аерылгысыз өлеше. Чәк-чәк камыры, шикәр комы һәм бераз тоз өстәп, әйбәтләп тугланган йомырка белән югары сортлы бодай оныннан ясала, ул бик каты булмаска тиеш, вак кисәкләргә киселеп, фритюрада кыздырыла, аннары татлы сироп сеңдереп төрле формаларда җыела.


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы узды.

Республикада 14 марттан гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International