Ике атнада узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә якынча 200 миллион сумлык продукция сатылган

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда татарстанлылар Казанда, Чаллыда, Зеленодольск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында оештырылган ярминкә мәйданчыкларында булдылар. Аларда республика районнары, агрохолдинглар вәкилләре һәм җирле фермерлар үзләренең сыйфатлы продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карап чыкты. Ул Ш.Усманов урамы, 1нче йорт адресындагы Мәскәү базарында яңа сәүдә мәйданчыгын йөреп чыкты. Шулай ук Ямашев урамындагы ярминкә продукциясенең төрлелеген бәяләде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.

Ике атнада уздырылган ярминкә йомгаклары буенча аларга 189,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, шулардан 220,9 тонна яшелчә: шул исәптән 116,6 тонна бәрәңге; 36,8 тонна үлчәүле сөт; 55,1 тонна шикәр; 358,3 мең данә тавык йомыркасы; 204,6 тонна ит (шул исәптән 104,1 тонна сыер ите). Ярминкәләр уздыру өчен 1 799 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ике атнада узган ярминкәләргә 200 миллион сумлык диярлек авыл хуҗалыгы продукциясе китерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты бурычларын уңышлы гамәлгә ашыруга ачык мисал булып тора. Мондый чаралар, илнең азык-төлек суверенитетын ныгытып, халыкны сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен кирәкле дәүләт ярдәменең, инновацияләр һәм нәтиҗәле логистика кертүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International