Казанда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съезды узды

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съездының пленар утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары - Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар.

Съездда катнашучыларны сәламләп, Алексей Гордеев 90нчы еллар ахырында Татарстан Республикасында илебезнең авыл хуҗалыгы яңадан торгызыла башлавын ассызыклап узды. "Нәкъ менә шуннан киләчәк үсешкә - кече хуҗалыкларга, шәхси хуҗалыкларга, урта предприятиеләргә, эре агрохолдингларга ярдәм итү башланды. Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгына ярдәмне һәрвакыт беренче урынга куйды", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съездында катнашучыларга үзенең сәламләвен җиткерде: «Бүген биредә аерым хөрмәткә лаек кешеләр җыелган — алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән илнең азык-төлек иминлеген ныгытучылар, авыл территорияләрен үстерүчеләр һәм күпмилләтле халкыбыз традицияләрен саклап калучылар. Һөнәрегезгә тугры булганыгыз, үз эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм туган җирегезне яратуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Ышанам, быелгы съезд югары оешкан дәрәҗәдә узачак, биредә катнашучыларның идеяләре һәм инициативалары һичшиксез тормышка ашырылачак һәм алар Россия агросәнәгать комплексын — илебез икътисадының мөһим секторын үстерү буенча масштаблы планнарны гамәлгә ашыруга хезмәт итәчәк».

Марат Әхмәтов съездны оештыручыларга һәм шәхсән Алексей Гордеевка, Владимир Плотниковка илебезнең актив фермерлык хәрәкәтенең чираттагы очрашуын уздыру урыны итеп нәкъ менә Татарстан Республикасын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең кече хуҗалыкларны һәм тулаем авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә күрсәтерлек һәм бүлешерлек нәрсәләребез бар. Ә Татарстанда аңа өстенлекле игътибар бирелә, һәм икътисадый яктан гына да түгел. Республика халкының дүрттән бер өлеше, бу миллионга якын кеше - үзенчәлекле мәдәнияте, яшәү рәвеше, халык традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә, шулай ук туган теленә сакчыл мөнәсәбәт белән, авыл җирендә яши”, - дип өстәде ул.

Марат Әхмәтов, республиканың агросәнәгать комплексы бүген яхшы үсеш мөмкинлекләре булган, заманча югары технологияле тармак, дип ассызыклады. “Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме республикада беренче мәртәбә 400 миллиард сумнан артып китте”, - диде ул.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрендәге өлеше шактый, алар тарафыннан 2025 елда 160 млрд сумлык, ягъни тулаем күләмнең 40%ы җитештерелгән.

Узган ел кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә 1,5 млрд сум юнәлдерелгән - федераль финанслашу белән 6 юнәлешкә һәм 9 республика юнәлеше буенча, ә башка программаларда катнашуны исәпкә алсак, эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән беррәттән, фермерлар бюджеттан 3 млрд 100 млн сум акча алганнар. Шуның нәтиҗәсендә шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны сакланып кала, авыл халкы эш белән тәэмин ителә һәм керемнәр ала.

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен алга таба үстерүне өстенлекле юнәлеш дип атады. "2020 елдан башлап, бүгенге көнгә эшләүче кооперативлар саны бер ярым тапкырга артты һәм 215кә җитте. Шул ук чорда табыш күләме 3 тапкырга артты һәм 22,5 млрд сумга җитте, әгъзалар саны шулай ук 3 тапкырга артты һәм 22 мең кешедән артып китте", - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, кооперативлар аша авыл кешеләре продукциясен сатып алу белән бергә, электрон сәүдә рәвешенә дә торган саен күбрәк игътибар бирелә. Куллану культурасы үзгәрә, кешеләр ешрак онлайн продуктларга заказ бирүне өстен күрәләр. Соңгы 3 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясен сату структурасында маркетплейслар өлеше 2 мәртәбә артты һәм гомуми продукция сату күләменнән 7%тан артык тәшкил итә, бу исә сатуны цифрлаштыру буенча гамәлгә ашырыла торган стратегиянең югары нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Чыгышын йомгаклап, Марат Җаббаров, республикада федераль һәм республика ярдәме программаларында катнашуга гаризаларны сыйфатлы әзерләү белән «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ шөгыльләнә, ул түләүсез консультация ярдәме күрсәтә һәм документлар әзерләүдә булыша, дип өстәде.

"90нчы еллар башыннан фермерларга ярдәм йөзеннән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе уңышлы эшләп килә. Агымдагы елда «Халык фермеры» ассоциациясе төзелде. Мондый оешмалар күпме күбрәк булса, авыл кешеләре өчен шулкадәр яхшырак була. Алар бер-берсенә конкурентлар түгел, ә безнең фермерларга һәм кооперативларга ярдәм итү өчен бергәләп эшлиләр", - дип, нәтиҗә ясады Марат Җәббаров.

Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съезды ябылыр алдыннан аерым уңышларга ирешүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International