Бүген Казанда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съездының беренче эш көне узды. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары — Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар.
Россия фермерлар бергәлегенең төп форумы илнең 67 төбәгеннән 600дән артык делегатны берләштерде. Алар арасында - крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.
Съездны уздыру мәйданчыгы буларак Татарстанны сайлау очраклы гына түгел. Төбәк Россия агросәнәгать комплексында алдынгыларның берсе, сөт җитештерү буенча лидер. Кече хуҗалыклар белән эшләүдә, авылларны саклап калуда һәм авыл территорияләрен үстерүдә республиканың уңышлы тәҗрибәсе бар.
«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ит һәм сөт юнәлешендәге авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында кече хуҗалыклар продукциясен җитештерүне оештыру, эшкәртү һәм сату, муниципаль хакимият органнарының фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары белән үзара хезмәттәшлеге, шулай ук кече хуҗалыклар эшчәнлеген җайга сала торган норматив-хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды: җирдән файдалану, ветеринария нормалары, экологияне һәм табигатьне саклауга таләпләр, орлыкчылык турындагы мәсьәләләр каралды.
Аннары «Казан» агросәнәгать паркында съездда катнашучылар сәүдә рәтләрендә, җитештерү цехларында, складларда булдылар һәм суыткычлар эшли торган урыннарны карап чыктылар. Сәүдә мәйданчыгына азык-төлекнең, кием-салымның, аксессуарлар һәм косметиканың зур ассортименты һәм башка товарлар сатуга чыгарылган иде.
«Казан» агросәнәгать паркы — Казан өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль проект. Бу - авыл хуҗалыгы җитештерүчесе һәм эшкукар өчен төзелгән беренче күпфункцияле комплекс. Предприятие 50000 кв. метрдан артык мәйданда төбәк халкын 429 сатучыдан килгән натураль һәм сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә.