Министрлыкта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Вәсим Зиннәтуллинны юбилее белән котладылар.

Вәсим Хатыйп улы бүген үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул, «Коммунизм» колхозында зоотехник, «Казанский» совхозында өлкән зоотехник булып эшләп, аннары 30 елга якын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегендә эшләп, һәр башкарган вазыйфасында һөнәри осталык, компетентлылык һәм җаваплылык күрсәтеп, озын хезмәт юлы узган, хезмәттәшләренең, дусларының абруен, хөрмәтен казанган олы шәхес.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды, аңа саулык-сәламәтлек, алга таба да тормыш юлының имин, хәерле, матур узуын теләде.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы һәм җаваплы секретаре Валерий Юнысов юбилярга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының Котлау хатын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International